(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы
август). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры урынбасары Никита Стасишин һәм ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов
«Урам» ябык экстрим-паркында булдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Урам» экстрим-паркының беренче чираты 2020 елның
җәендә Казансу елгасының яр буе территориясен үстерү стратегиясе кысаларында
ачылды. Ачык һавада урнашкан җәмәгать киңлеге стритбол мәйданчыгын, паркур һәм
воркаут өчен мәйданчыкларны, ике памп-трек һәм скейт-паркны, шулай ук йөрү
урыннарын берләштерә, биредә даими рәвештә халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге ярышлар
уздырыла. Урам
мәдәниятенең яңа үзәген – «Урам» ябык
экстрим-паркы комплексын булдыру – экстримны яратучыларга ел буе күнегүләр ясарга мөмкинлек
бирәчәк.
Күчмә киңәшмәдә катнашучылар яңа комплексның җиһазланышын бәяләде. Ике
катта экстрим-зоналар: эйр-парк, стрит-плаза, бетон боул һәм скейт-йорт
урнашкан. Моннан тыш, биредә заманча музыка үзәге, диджеинг мәктәбе, скейт-шоп,
бию залы, галерея, лекторий, кафе, ял итү зонасы урнашкан.
Экскурсия барышында республика башлыгына спорт инфраструктурасының
мәйданчыкларын җыю һәм сыйфаты буенча «Урам» ябык экстрим-паркы дөнья күләмендә
уникаль булып тора дип сөйләделәр. Проектлаучылар спортчыларның яңа буынын
тәрбияләү өчен кирәкле барлык экстрим-зоналарны булдырды.
Ябык комплекс буйлап экскурсиядән соң кунаклар экстрим-паркның урам
киңлеген карады һәм килүчеләр белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж