(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче
август, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин этләрне вакцинацияләү
һәм стерильләштерү буенча бушлай мобиль пункт эшен октябрьгә кадәр озайтырга
кушты. «Акцияне салкыннарга кадәр озайтырга кирәк», – диде шәһәр башлыгы
этләрнең сукбайлыгы проблемасы буенча түгәрәк өстәлдә. Бүген «Сәйдәш» мәдәният
үзәгендә зоояклаучылар, ветеринария табиблары, зоологлар, приют җитәкчеләре һәм
хәйрия фондлары катнашында чара узды.
Мобиль пункт майда эшли башлады һәм шәһәр бистәләренә сигез тапкыр чыкты.
Бу чорда 106 хайван стерильләштерелгән, 143-е котыру авыруыннан
вакцинацияләнгән. «Әгәр башта кешеләр мобиль пунктка шикләнеп караган булса,
хәзер актив язылалар, шалтыраталар һәм киләләр», – дип билгеләп үтте «Зооцентр»
директоры Рөстәм Нуруллин, мондый инициатива өчен шәһәр хакимиятенә рәхмәт
белдерде.
«Без бу эштә зоояклау оешмалары һәм ветеринария клиникалары белән көчләрне
берләштерергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда,
мобиль пункт бистәләрдә генә түгел, шәһәрнең бөтен территориясендә эшләргә
тиеш.
Исегезгә төшерәбез, мобиль пунктның якындагы чыгуы 28-нче августка
планлаштырылган. Ветеринарлар бригадасы Киров районының Залесный бистәсенә юл тотачак. Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә
кадәр тере чират тәртибендә алып барылачак.
Күченү графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән
чыгып төзеләчәк. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында
+7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.