(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Сентябрь азагына
кадәр Казанның спорт мәктәпләрендә һәм комплексларында ачык ишекләр көне –
барлыгы 100-дән артык чара узачак. Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә быел 4 меңнән
артык бала һәм яшүсмер тәрбияләнер дип планлаштырыла. Бүгенге көндә казанлыларда
футбол, хоккей, җиңел атлетика, йөзү һәм нәфис гимнастикага ихтыяҗ зур.
«Спорт белән шөгыльләнү балаларга физик яктан ныгырга
гына түгел, ә оешканлыкка, дисциплинага һәм җаваплылыкка өйрәнергә дә ярдәм
итә. Спорт төрләре буенча безнең сайлау бик зур, палитра бик күп яклы. Хәтта
сумо да бар, гәрчә бу безнең өчен бөтенләй экзотик спорт төре булса да. Әмма
аның белән кызыксыну бар, димәк, барлык кирәкле шартларны тудырырга кирәк», –
диде Казан Мэры Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә спорт
мәктәпләрендә шөгыльләнү өчен шартлар яхшырту буенча җитди эш башкарылган,
заманча җиһазлар сатып алынган. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бу эштә
Универсиада мирасы, ФИНА су спорт төрләре чемпионатын һәм футбол буенча дөнья
чемпионатын уздыру зур роль уйнаган. «Шулай ук иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм
«Безнең ишегалды» программаларын гамәлгә ашыру кысаларында без яшәү урыны
буенча спорт җиһазлары урнаштыруны дәвам итәбез. Безнең бурыч гади, спорт һәм сәламәт
яшәү рәвеше шәһәр халкы өчен норма булсын, балалар моның белән үссен, яшьләр
спорт белән шөгыльләнсен», – диде Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, Казан халкының
яртысы диярлек сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм спорт белән шөгыльләнә. «Бу
күпмиллионлы шәһәр өчен яхшы күрсәткеч, әмма шул ук вакытта үсәргә һәм эшне
дәвам итәргә дә урын бар», – диде ул.
Быел беренче мәртәбә шәһәребез спорт мәктәпләрен
тәкъдир итү булды, алар барышында казанлыларның үз балаларын башлангыч әзерлек
төркемнәренә яздыру мөмкинлеге булды, 14-нче августта «Урам» экстрим-паркында
Физкультурачы көнендә узды. Шулай ук спорт көрәше, каратэ, тхэквондо, дзюдо һәм
башка спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар узды.
Традицион форматтагы ачык ишекләр шәһәрнең спорт
учреждениеләрендә бүгенге көннән башлана. Хәзерге вакытта Казанда 40 спорт
мәктәбе эшли, аларда 64 спорт төре буенча 20 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
«Дөнья бер урында гына тормый, һәм яшьләргә кызыклы,
динамик һәм мавыктыргыч спорт төрләренең күбесе Олимпия уеннары программасына
кертелә. Яңа Олимпия спорт төрләрен үстерү максатларында узган елда «Мотор»
спорт мәктәбендә кыя тауга менү бүлеге ачылды, анда тәрбияләнүчеләр Идел буе
федераль округы беренчелекләрендә призлы урыннар яулый башлады», – дип сөйләде
Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Альберт Салихов. Ул билгеләп
үткәнчә, быел пляж волейболы, баскетбол 3х3 һәм биатлон буенча секция ачу
планлаштырыла. Шулай ук яшүсмерләр ГТФ тхэквондо һәм сумо кебек Олимпия уеннары
рәтендә булмаган, әмма бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган спорт төрләре белән дә
шөгыльләнә алачаклар.
А.Салихов сүзләренә караганда, 2020 ел йомгаклары
буенча «Спорт мәктәпләре арасында рейтинг» республика конкурсында шәһәрнең ике
спорт мәктәбе үз төркемнәрендә җиңүче булды. Бу спорт төрләре буенча олимпия
резервы мәктәбе һәм «Ак барс» көрәш мәктәбе. Узган тренировка елында Казан
спортчылары халыкара ярышларда 23 медаль һәм Россия чемпионатларында һәм
беренчелекләрендә 89 медаль яулады.
«Безнең мәктәпләрнең нәтиҗәләре, тәрбияләнүчеләрнең
җиңүләре турында бөтен мәгълүматны Ачык ишекләр көне кысаларында алырга мөмкин
булачак. Чара кысаларында шулай ук яшь тәрбияләнүчеләр чыгышлары, танылган
спортчылардан мастер-класслар һәм тренировка дәресләре оештырылачак. Теләге
булган һәркем учреждение администрацияләреннән һәм турыдан-туры тренерлардан
кирәкле мәгълүмат алачак», – диде комитет рәисе.
Гадәттәгечә спорт мәктәпләрен тәкъдир итү, сәләтле
балаларны җыю сентябрь дәвамында гомуми белем бирү оешмалары мәйданчыкларында
оештырылачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен бердәм Ачык ишекләр көне
үткәреләчәк. Ул 11-нче сентябрьдә шәһәрнең 4 паркында, барлык спорт
мәктәпләрендә һәм объектларда узачак, дип планлаштырыла.
«Ачык ишекләр көне кысаларында барлык чараларны
уздыруның тулы графигы белән спорт мәктәпләренең социаль челтәрләрендә һәм
Казанның Физик культура һәм спорт комитетында танышырга мөмкин», – дип
йомгаклады А.Салихов.