(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Алина Бережная). 1-нче сентябрь
көнне мәктәп кыңгыравы 160 меңгә якын Казан мәктәп укучысы өчен яңгыраячак –
парталар артына, үткән ел белән чагыштырганда, 11 меңгә күбрәк укучы утырачак.
Шул ук вакытта мәктәпкә беренче тапкыр 20 меңгә якын бала барачак. «Мәктәп
укучылары саны арта бару – езнең барыбыз өчен дә җитди мәсьәлә. Укучылар
армиясенең 11 мең балага артуы, әлбәттә, шатландыра, шул ук вакытта бу безнең
алга җитди бурычлар куя», – дип билгеләп үтте бүген Казан мэры Илсур Метшин
эшлекле дүшәмбедә.
Икенче сменада чыгарылыш сыйныф укучысы булмаган
17%-тан артыгы укыячак
Белем көнендә Казанда ике яңа мәктәп – 1501 урынга исәпләнгән «Арт-Сити»
торак комплексындагы «Унбер» һәм «Салават Күпере» микрорайонында 1224 урынга
исәпләнгән 188-нче номерлы «Бионика» мәктәпләре ачылачак. Шәһәрдә ел саен яңа
мәктәпләр төзелүгә карамастан, Татарстан башкаласында элеккечә гомуми белем
бирү учреждениеләре җитми. Шулай итеп, бүгенге көндә шәһәрдә 193 мәктәп бар,
шул исәптән 169 муниципаль мәктәп, шуларның 79-ы бик зур йөкләнеш белән эшли.
Икенче сменада 1-нче сентябрьдән башлап чыгарылыш сыйныф укучылары булмаган
17%-тан бераз гына күбрәге укыячак, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе
Ирек Ризванов.
«Без мәктәпләр төзү өчен теләсә нинди мөмкинлекләр эзлибез, генплан
буенча шәһәрдә 40 участок резервланган. Әмма, кызганычка каршы, бөтен җирдә дә
инфраструктура юк: кайдадыр челтәрдә җитди кертемнәр кирәк, кайдадыр дистәләгән
километр су торбалары, канализация һ.б. сузарга кирәк. Шуңа да карамастан, бу
безнең планнарда бар, һәм без моның өстендә эшлибез. Шул исәптән уку йортларын
киңәйтү мөмкинлеге дә эшләнәчәк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Ул мисал итеп 93-нче номерлы мәктәп, 114-нче номерлы мәктәп һәм «СОлНЦе»
мәктәбен китерде – әлеге уку йортларында янкормалар
төзелде. Шундый ук карар Салмачы бистәсе
мәктәбендә дә кабул ителәчәк – бүгенге көндә янкорма өчен техник бирем
әзерләнә. Мэр сүзләренчә, бу мәктәпкә Салмачыда яшәүче балаларны гына түгел,
Вознесение, Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләрне дә кабул итәргә
мөмкинлек бирәчәк.
Үз чиратында Мәгариф идарәсе башлыгы Вишневка бистәсендә мәктәп төзелеше
мәсьәләсе хәл ителүен искәртте – гомуми белем бирү учреждениесе өчен җир
кишәрлеге билгеләнгән, мәктәпкә
ихтыяҗ турында мәгълүмат ТР Мәгариф министрлыгына юлланган, дип хәбәр итте Ирек
Ризванов.
Халык саны тыгыз торак микрорайоннарда һәм бистәләрдә мәктәпләрдәге
йөкләнешнең югары булуы билгеле, укучылар һәм аларның ата-аналары уңайлылыгы
өчен яңа уку елында мәктәп автобуслары оештырылачак. «Шул рәвешле 200-дән артык
беренче сыйныф укучысын йөртү оештырылачак. Мәктәп автобуслары беренче тапкыр
Вишневка, Привольный һәм «Салават Купере» микрорайонында барлыкка киләчәк», –
дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы. Барлыгы 6 яңа маршрут эшләнгән, алар
ЮХИДИ белән килештерелә.
Яңа уку елына 43 ашханә ремонтланган һәм
җиһазландырылган
Җәйге каникуллар вакытында Казан мәктәпләрендә агымдагы һәм капиталь
ремонт үткәрелгән. Аерым алганда, 43 ашханә ремонтланган һәм җиһазландырылган –
хәзер алар мәктәп рестораннары форматында эшләячәк. 16 мәгариф учреждениесендә
спорт залларын капиталь ремонтлау, бер учреждениедә – түбә катламын ремонтлау
эшләре төгәлләнә, 13 учреждениедә – коймалар, 128 мәгариф объектында вентиляция
шахталары торгызыла. Агымдагы ремонт 201 мәгариф учреждениесендә төгәлләнеп
килә.
1-нче сентябрьгә кадәр мәктәпкә 400-ләп яшь белгеч киләчәк. И.Ризванов
сүзләренчә, педагогик һөнәр белән кызыксыну саклана. «2021 уку елына максатчан
укыту өчен педагогик әзерлек юнәлешләре буенча стипендия ярдәме белән Казанның
белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучы 51 кеше һәм стипендия ярдәменнән башка
максатчан юнәлеш буенча 10 кеше катнаша», – дип хәбәр итте ул.
Белем көнендә тантаналы линейкаларда укучыларга
бүләкләр тапшырачаклар
1-нче сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак.
Беренче сыйныф укучылары шәһәр исеменнән «Игелекле эшләр көндәлеге», икенче
сыйныф укучылары «Яшь эколог көндәлеге», моннан тыш, республика исеменнән
башлангыч мәктәп укучыларына «Укучының мәдәни көндәлеге»н тапшырачаклар.
Укытучылардан соң ачык ОБЖ дәресе һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге
елына һәм ГТОның 90 еллыгына багышланган тематик дәресләр үткәрәчәкләр.
4-нче сентябрьдә барлык сыйныфларда теләктәшлек көненә һәм террорчылыкка
каршы көрәшкә – Бесландагы фаҗига истәлегенә багышланган дәрес узачак.
4-12-нче сентябрьдә Казан мәктәпләрендә «Игелеклелек атнасы» узачак,
укытучылар хайваннарга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча
дәресләр үткәрәчәк.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, белем бирү процессы һәм тәрбия эше
мәсьәләләре мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәр август конференциясендә
тикшереләчәк, ул 26-нчы августта узачак.