(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы
июль). Казанда язгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча яшьләрне хәрби
хезмәткә җибәрү тәмамланды. Комиссиядә барлыгы 4549 кеше чакырылырга тиеш
булган, 4537 егет килгән, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган
эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары
полковник Михаил Венедиктов. РФ Хәрби көчләре сафларына 700-дән артык кеше
хезмәт итәргә китте. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Ватанга хезмәт
итү – һәр ир-атның бурычы һәм шәһәр хәрби комиссариатларының уңышларына
күрсәтте.
«Армиядә кем хезмәт иткән, аның нинди тормыш мәктәбе икәнлеген яхшы белә.
Хәзерге армия физик яктан гына түгел, техник, интеллектуаль әзерлекне дә таләп
итә, – диде шәһәр башлыгы. – Татарстанда яхшы традиция – военкоматлар һәр хәрби
хезмәткә алынучының язмышын күзәтеп тора. Бу әти-әниләргә һәм безгә хәрби
хезмәткә алынучылар өчен тыныч булырга мөмкинлек бирә».
Михаил Венедиктов хәбәр иткәнчә, шәһәр хәрби комиссариатлары куелган
бурычны үтәгән һәм армиягә хезмәткә тиешле чакырылучылар санын җибәргән. Аеруча
язгы чакырылыш кампаниясендә Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссариаты
аерылып торган, анда чакырылыш планы 3 кешегә, шулай ук Киров һәм Мәскәү
районнары хәрби комиссариаты 2 кешегә арттырып үтәлгән.
Яңа алынучылар хезмәт итәргә Россиянең барлык почмакларына, Калининградтан
алып Владивостокка кадәр бара. Әйтик, Балтыйк флотына 35 кеше киткән, шул
исәптән шәһәргә шефлыкка алынган кече «Казанец» корабына – 16 кеше, Кара диңгез
флотына – 76 кеше, Төньяк флотка – 29 казанлы. Һава-десант гаскәрләре тоташтыру
өлешенә 26 кеше кабул ителгән, шул исәптән Казан аэроклубында әзерләнгән 7
парашютчы, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Президент полкына – 9
кеше, фәнни роталарга – 13 казанлы җибәрелгән, Казан ДОСААФ мәктәбендә белем
алган 63 кеше хәрби хезмәт үтәчәк.
Россия Кораллы көчләрен Казаннан югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен
тәмамлаучы 103 һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаган 367 казанлы
тулыландырды», – дип хәбәр итте Михаил Венедиктов һәм А.П.Обыденнов исемендәге
Казан автотранспорт техникумының, П.В.Дементьев исемендәге
Казан авиация-техник көллиятенең, Россия дәүләт гадел хөкем университеты
көллиятенең, Казан инновацион университеты көллиятенең, Казан политехник
көллиятенең, Казан энергетика көллиятенең, Казан мәгълүмат технологияләре һәм
элемтә техникумының, Казан федераль университетының, Идел буе дәүләт
физкультура һәм спорт университетының, Казан дәүләт архитектура-төзелеш
университетының чакыру кампаниясендә катнашуын билгеләп үтте. Шуның белән
бергә, чакырылырга тиешле барлык чыгарылыш
укучыларының да килүләрен Казан радио-механика көллияте һәм ТИСБИ
көллияте тәэмин итмәгән.
Язгы чакырылыш нәтиҗәләре
буенча хәрби хезмәткә җитди сәбәпләрсез килмәгән 12 гражданга тикшерү
органнарына җибәрү өчен материаллар әзерләнә.
«Хәрби комиссариатлар район
администрацияләре белән берлектә казанлыларның хәрби хезмәт үтүен игътибар
белән күзәтә һәм кирәк булганда аларны өйләренә кайткач эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. Хәзерге
вакытта хәрби частьләрдән узган чакырылыш кампаниясендә хәрби хезмәткә
чакырылган казанлыларга карата командирлардан 22 Рәхмәт хаты килде», – дип
сөйләде хәрби комиссар.