(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы
июнь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда «Минем район» махсус сервисы эшли башлады,
аның ярдәмендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр шәһәр мохитен яхшырту буенча үз
идеяләрен тәкъдим итә алачак. Шулай итеп, онлайн-платформада җыелган шәһәр
халкының теләкләрен ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын
төзекләндерүдә исәпкә алу планлаштырыла. Яңа сервисны Казан Мэры Илсур Метшинга
тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы башлангычны уңай бәяләде һәм проектны хупларга
вәгъдә итте.
«Бу бик яхшы инициатива. Аны мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырырга, һәм иң
мөһиме – кешеләргә моның белән ничек файдаланырга икәнен аңлатырга кирәк.
Кешеләр кире элемтә алу белән, теләкләренең ишетелгәнлекләрен күрәчәк, бу сайт яңа мәгълүмати мәйданчык кына түгел, ә,
чыннан да, кешеләр белән чын диалогка хезмәт итәчәк», – диде Мэр.
Проектның инициаторлары шәһәр халкы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы депутаты, «УК «Уютный дом» ҖЧҖ генераль директоры Марат Нуриев. Аның
сүзләренә караганда, яңа онлайн-платформа халыкка үз районын үстерү
өстенлекләрен, алдан күршеләр белән планлаштырылган үзгәрешләр турында фикер
алышып, мөстәкыйль билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. «Әгәр дә безнең «Ачык Казан» –
теге яки бу проблемалар белән бәйле мөрәҗәгатьләр җыю сервисы булса, «Минем
район» проекты тәкъдимнәр, шәһәр инициативаларын җыюга юнәлтелгән. Ул Казан һәм
Татарстан районнарында бердәм уңайлы тормыш шартлары булдыру максатыннан
гамәлгә ашырыла. Бу программа халыкның теләкләрен һәм республика мөмкинлекләрен
берләштерәчәк», – дип сөйләде ул.
М.Нуриев билгеләп үткәнчә, гражданнар тәкъдимнәре теләсә нинди булырга
мөмкин: иң азлардан, мәсәлән, подъезддагы лампочканы ничек алыштырырга, балалар
мәйданчыгын реконструкцияләү кебек масштаблы сорауларга кадәр. «Кичә, мәсәлән,
Копылов урамында агач ботакларын кисү үтенече килде. Бүген инде бу эш эшләнде.
Кешеләргә хәтта кабул итүгә язылырга да кирәкми. Мондый тәкъдимнәргә без тиз
җавап бирәбез», – диде ул.
Идея авторы сүзләренә караганда, кергән мөрәҗәгатьләр нәтиҗәләре буенча һәр
район өчен шәһәр тирәлеген яхшырту буенча үз махсус планы эшләнәчәк – район
үсешенең юнәлешләре билгеләнәчәк документ, әлеге эшкә белгечләр һәм халык та
кушыла ала.
Сайттагы гаризаны тутырып, «Минем идеям
бар» төймәсенә басып, үз инициативаңны карауга тапшырырга мөмкин.
Шуннан соң тәкъдим барлык теләкләрнең гомуми исемлегенә керәчәк, һәм
кулланучылар иң ошаганнары өчен тавыш бирә башлаячак. Иң популяр идеяләр
тормышка ашырылачак.
Әлегә проект Казанның өч районын – Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Совет
районнарын үз эченә ала. Әмма, М.Нуриев билгеләп үткәнчә, алга таба сервис
географиясе киңәячәк.