(Казан
шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Ватанны
саклаучылар көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән
котлыйм!
Бу тантаналы көн Ватанны саклаучыларның күп кенә
буыннарының какшамас бәйләнешен чагылдыра. Бу – бүгенге көндә сафта торучы һәм
үзен аямыйча гражданнарның тынычлыгын саклаучылар, Ватан алдындагы инде изге
бурычларын үтәгәннәр, ил иминлеге өчен шәхси җаваплылык тоючылар, теләсә кайсы
мизгелдә аны якларга әзер булучылар, үз туганнарының ышанычлы терәге булып
торучылар бәйрәме.
Хәзерге дөньяда Россиянең көче һәм абруе аның халкының
бердәмлеге һәм тупланганлыгы белән тәэмин ителә. Хәзер безнең илгә
ватанпәрвәрлекнең иң яхшы чагылышлары һәм данлы хәрби традицияләрне дәвам итү
бик кирәк.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек,
тынычлык, бәхет, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!» – диелә котлау
текстында.