Татарстан Республикасы Экология министрлыгының ТИҮ яңа башлыгы билгеләнде
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Территориальидарә үзәге яңа җитәкчеле булды. Бу вазифага Илһам Сабиров билгеләнде. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шул хакта хәбәр итте.
И.Сабиров элегрәк шәһәрнең экология полициясен җитәкләгән. Моңа кадәр Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең Тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлегенең башлыгы булып хезмәт иткән. “Илһам Нуретдин улын белгеч буларак яхшы беләбез”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Әлеге билгеләнү бик вакытлы, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Республикабызда санитар чистарту буенча ике айлык игълан ителде. Моннан тыш, Универсиадага әзерләнү чорына безнең алда җитди мәсьәләләр тора”.
Шәһәр башлыгы И.Сабировка яңа вазифада уңышлар теләде.