(Казан
шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алена Мирошниченко). Казанда бу сезонда 60%
халыкка яисә 754 меңнән артык кешегә грипптан вакцина ясау планлаштырыла.
Медицина учреждениесенә инде 85,1 мең доза вакцина килгән. Грипп, ОРВИ һәм
коронавирус очраклары алда торган эпидемия сезонының үзенчәлеге булачак. Казан
Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, прививка кампаниясен
октябрь ахырына кадәр тәмамларга кирәк, һәм казанлыларны үзләрен грипп һәм
ОРВИдан сакларга чакырды.
«Табиблар грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекцияләре
аркасында катлаулы көзге-кышкы чор килүен фаразлаганга, без халыкның массакүләм
вакцинациясенә зур өметләр баглыйбыз. Аны октябрь азагына тәмамлавыгызны
сорыйм, шул ук вакытта теләүчеләрнең барысын да сентябрьнең беренче 10 көнендә
вакцинацияләргә кирәк. Без ел саен вакцинациягә игътибар бирәбез, әмма бу ел
үзенчәлекле. Әйдәгез, грипп һәм ОРВИ ягыннан гына булса да үзебезне саклыйк», –
диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук казанлылар белән киң аңлату
эшләре алып барырга кушты. «Барысының да хәбәрдар булуы мөһим – беренче линиядә
эшләүчеләр, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм килүчеләрнең зур агымы
белән аралаша торган халык та. Барысына да мәгълүмат барып җитәргә тиеш», – дип
ассызыклады ул. И.Метшин шәһәр халкын интернет кулланучыларын түгел,
белгечләрнең – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм табибларның
киңәшләренә колак салырга чакырды.
Вакцинация бүген гриппка каршы көрәштә иң нәтиҗәле
чара булып тора, дип искәртте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры
урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан
буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. «90% очракта ул авыру барлыкка
килүне булдырмый, ә шулай да булган очракта, прививка катлаулану ихтималын
шактый киметәчәк», – дип билгеләде ул. 2019-2020 еллар эпидемия сезонында грипп
диагнозы белән Татарстан стационарларына кергән кешеләрнең берсе дә прививка
ясамаган. Шул ук вакытта, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге
өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина
Патяшина сүзләренчә, узган эпидемия сезонында Татарстанда гриппка каршы
рекордлы рәвештә вакцинация колачлавына ирешелгән – ул вакытта республика
халкының яртысыннан күбрәге, ягъни 1,8 млн кеше прививка ясаткан.
Киләсе сезонда грипптан 754 мең 435 кешене (яки
казанлыларның 60%-ын) вакцинацияләү планлаштырыла, шул исәптән 202 мең 530 бала
һәм 551 мең 905 өлкән кешене. Балаларга, йөкле хатыннарга, хроник чирле
кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга, медицина хезмәткәрләренә, мәгариф,
транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә аерым игътибар
биреләчәк.
Гриппка каршы барлык вакциналар ел саен Бөтендөнья
сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан тәкъдим ителгән вирусларның актуаль
штаммнарыннан ясала. Шуңа бәйле рәвештә гриппка каршы вакциналар вирусларының
штаммнары да үзгәрә, дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры
урынбасары.
24-25 августта Казан медицина учреждениесенә гриппка
каршы 85 мең 100 доза вакцина килгән. Ул киләсе эпидемия сезоны өчен актуаль
штаммаларны үз эченә ала: А штаммасына охшаш вирус (H1N1, H3N2), B штаммасына
охшаш вирус (Ямагат һәм Виктория линияләре). Белгечләр сүзләренчә, бу яңа буын
вакцинасы, иммунитет эшләүгә аның составында булган иммуномодулятор һәм
инактирланган грипп вирусы ярдәм итә. Шул ук вакытта балалар һәм йөклеләр өчен
вакцинада консервантлар юк.
«Грипптан ышанычлы яклауны тәэмин итү өчен уртача 2-3
атна таләп ителә, прививка 1 елга кадәр иммунитет бирә. Оптималь вакцинация
вакыты – сентябрь-октябрь. Грипптан ясалган прививкадан соң иммунитетның
авыруның эпидемия чоры башланганчы формалашырга өлгерүе мөһим», – дип аңлатты
В.Жаворонков.
Инде хәзер үк вакцинация республика
поликлиникаларында, мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең
медкабинетларында уза. Казанда метро станцияләре янындагы мобиль пунктларда
вакцинация дәвам итәчәк. Поликлиникаларда предприятиеләр һәм учреждениеләрдә
эшләү өчен прививка бригадалары булдырылган. Оешмалар поликлиникага урнашу
урыны буенча мөрәҗәгать итә һәм, әгәр 15 кешедән артык прививка ясатырга
теләүчеләр булса, бригада чакырта ала. ТР Президентын сайлаулар уздыру чорында
сайлау участокларында мобиль прививка бригадалары эшен оештыру планлаштырыла.
Дәүләт медицина учреждениеләрендә вакцинация түләүсез нигездә алдан язылмыйча
уза. «Шулай итеп, вакцинация халыкка мөмкин кадәр уңайлы һәм якын була бара», –
дип ассызыклады сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Теләсә нинди вакцинация алдыннан медицина тикшерүе
уздырыла. Яман шеш барлыкка килү, хроник авыруларның кискенләшүе, тавык
аксымына аллергия булу вакцинация ясарга ярамый дигәнне аңлата. «Йөрәк-кан
тамырлары, сулыш системалары хроник авырулары, тән массасы артык булган
кешеләргә вакцинация ясарга киңәш ителә, чөнки алар грипп белән авыру вакытында
җитди катлаулануларга дучар булучы риск төркемендә торалар», – диде
В.Жаворонков.