(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең иң мөһим инфраструктур объектларының берсендә - сәгатенә 20 мең куб.м агынты су куәте булган «Заречная» канализация-насос станциясендә төзелеш эшләре барышын контрольдә тотты. Станциянең беренче этабын төзү финиш сызыгына чыкты - тест режимында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен июль аенда ук башлау планлаштырыла. Яңа канализация-насос станциясен кулланышка кертү шәһәргә миллион квадрат метр торак һәм социаль объектлар төзү буенча яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек бирәчәк һәм Татарстан башкаласы өчен алга таба үсештә трамплин булачак, дип билгеләде Илсур Метшин.
«Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше шәһәр өчен төп проектларның берсе, дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин. «Без шәһәрнең мөһим инфраструктура объектларының берсен тәмамлауда финиш юлына чыктык. Бу без күптән хыялланган проект. Бу - аннан башка шәһәр үсеше мөмкин булмаган аеруча мөһим кан әйләнеше системалары, - диде Мэр. - «Водоканал» инвестпрограммасы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без, ниһаять, беренче чиратны тәмамлыйбыз. Бу безгә шәһәрдә берничә миллион квадрат метрга төзелеш буенча яңа мөмкинлекләр ачарга, яңа социаль объектлар, торак, бизнес объектлары төзергә мөмкинлек бирәчәк. Безнең өчен бу алга таба бик зур адым».
Насос станциясен гамәлгә кертү «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенә беренче этапта сәгатенә тагын 2,5 мең куб метр агынты сулар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Барлык этапларны да төзеп бетергәндә, насос станциясе сәгатенә 20 мең куб метр күләмендә тулы проект куәтенә чыгарылачак. Нормаль канализация белән якынча 650 мең кеше тәэмин ителәчәк.
«Заречная» канализация-насос станциясе агынты суларны шәһәрнең төньяк өлешендә - Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнарында канализациянең биологик чистарту корылмаларына кабул итү һәм транспортлау өчен эшләячәк.
Хәзер бу эш өчен «Верхняя» канализация-насос станциясе җавап бирә, аның җитештерүчәнлеге сәгатенә 12 мең куб.метрдан артмый. Ул 1973 елда ук кулланышка тапшырылган һәм зур йөкләнеш белән резервсыз эшли, дип хәбәр итте «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров.
«Яңа торак төзелә барган саен, «Верхняя» станциясенә йөкләнеш даими үсә бара, - дип билгеләде А.Егоров. - «Заречная» станциясе кертелгәннән соң гамәлдәге коллекторларның эшкә сәләтлелеге артачак, шәһәрнең төньяк өлешендә төзелешне үстерергә мөмкин булачак».
Станцияне эксплуатациягә кертү тәүлегенә 15 мең куб.метрга кадәр күләмдә агынты суларны кабул итәргә һәм транспортларга мөмкинлек бирәчәк һәм 4 млн.кв. метрга кадәр төзелеп килә торган торакны канализация белән тәэмин итәчәк.
«Канализация станциясенең җир асты өлеше тирәнлеге - 15 м, ә эчке диаметры - 26 м. Хәзер җир асты өлеше тулысынча диярлек эшләнгән, электр кабельләре, барлык коммуникацияләр үткәрелә, трансформатор подстанциясендә эшләр тәмамлана, эчке эшләр алып барыла», - дип сөйләде «Водоканал» директоры.
Аның сүзләренә караганда, станция төзелешенең беренче этабы 75%-ка үтәлгән.
Станция төзелеше буенча беренче чиратны ахыргача тәмамлау берничә тапкыр кичектерелде, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, чөнки эшләрне башкарганда төзүчеләргә берничә кыенлык белән очрашырга туры килде, шул исәптән җир асты сулары белән.
«Насос станциясенең төп өлешләренең берсе ул үзенә күрә «стакан», аның төбенә бетон җәелә. Без кирәкле тирәнлекне казыгач, бетонлауга керешергә җыендык, әмма монда җир асты елгасы агуын белдек. Без скважиналар борауларга мәҗбүр булдык. Барлыгы 70 скважина ясадык, шуларның 11-е - тирән, - дип сөйләде А.Нигъмәтҗанов. - Шуның хисабына без суны бушата алдык. Аннары шулай ук «стакан» дип аталган конструкциянең тотрыклылыгы өчен аны тотып торган 25 анкер субае урнаштырдылар.
Июльдә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре уңышлы барса, «Заречная» канализация-насос станциясе быел эшли башлаячак. Аны төзү 2016 елның ноябреннән алып барыла. Киләсе этаплар 10 чакрым озынлыктагыике яңа терәк коллекторлар төзелешен һәм гамәлдәге коллекторны реконструкцияләүне үз эченә ала.
Киңәшмәдә шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та катнашты.