(Казан
шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда ташламалы
категориядәге мәктәп укучыларына бушлай азык-төлек җыелмалары тарату башлана.
Аларны 24 меңнән артык бала алачак, алар мәктәптә элек бушлай тукланганнар. Бу
хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр
итте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казан Мэры Илсур Метшин
Казан укучыларының ташламалы категориясе, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән укучылар дистанцион уку чорына
шәһәр бюджеты хисабына азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителәчәге турында
карар кабул итте.
«Шәһәрнең барлык мәктәпләре дә әлеге процессны ничек
оператив һәм дөрес оештыру турында тулы инструкция алды инде. Сыйныф җитәкчесе
әлеге эштә иң җаваплы кеше булып тора», - диде Р.Гафаров.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары шулай
ук бу тема буенча ата-аналардан бик күп сораулар килүен әйтте, шул исәптән
социаль челтәрләрдә дә. «Кызганычка каршы, бүгенге шартларда системабызда
беркетелгән ташламалы кешеләр генә ярдәмгә мохтаҗ түгел. Кемдер эшен югалткан,
кемнеңдер тотрыклы кереме кинәт кимегән, кайбер гаиләләрдә ике ата-ана да авыр
шартларда калган. Без казанлылардан балаларны ашату белән ярдәм итүне сораган
мөрәҗәгатьләр кабул итәбез, һәм хәзерге вакытта хәйрия оешмалары белән әлеге
мәсьәлә өстендә эшлибез», - дип белдерде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин районнарның башлыкларына
барлык азык-төлек җыелмалары бүленешен контрольдә тотарга, шулай ук аларның
куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кушты. «Без азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты базасында булдык, барлык продукция яңа, сыйфатлы, шуңа да
карамастан, әлеге мәсьәлә контрольдә торырга тиеш», - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.