(Казан
шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин идарәче
компанияләрнең санкцияләр билгеләмәвен һәм
бурычлары аркасында торак-коммуналь хезмәтләрне сүндерү тәҗрибәсен
туктату карарын хуплады. Бу хакта шәһәр башлыгы коронавирус инфекциясе таралуга
каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында әйтте.
«Идарәче компанияләр кабул иткән чараларны - санкция
һәм штрафларны исәпләүне кичектерүне хуплыйбыз. Хәзер вакыты башка, - диде Мэр.
- Бөтен шәһәр хуҗалыгының, бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыгының көйләнгән
ритмик эшен тәэмин итү мөһим, чөнки бүген барлык халык үз йортларында
үзизоляцияләү режимында тора, бер өлеше - поселокларда, бер өлеше - дачаларда».
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин РФ хөкүмәте карары чыгар алдыннан шәһәрнең идарәче оешмалары
санкция исәпләүдән баш тарту карарын кабул иттеләр һәм торак-коммуналь
хезмәтләре өчен бурычларны суд тарафыннан түләттерү тәҗрибәсен туктаттылар, дип
сөйләде. «Социаль ярдәм чаралары сыйфатында торак-коммуналь хезмәтләр өчен
түләүгә субсидия гамәлдә. Россия Президенты Указы белән әлеге субсидияләрнең
гамәлдә булу чоры ярты елга озайтылды, - дип искә төшерде И.Гыйниятуллин. -
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган очракта субсидияләр бирүдән баш
тартуга мораторий кертелде. Законнарда каралган барлык ташламалар һәм түләүләр
тулы күләмдә бирелә».
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә,
ТКХ оешмалары үзизоляция вакытында шәһәр халкы белән эшне яңадан төзегән.
Халыкның уңайлыгы һәм иминлеге өчен «Ачык Казан» системасы мөмкинлекләре
файдаланыла, гражданнарны кабул итү Skype буенча алдан язылу буенча алып
барыла. Мөрәҗәгатьләр телефон аша, электрон почта аша, мессенджерларда һәм
социаль челтәрләрдә кабул ителә. Диспетчерлык хезмәтләре һәм колл-үзәкләр эше
көчәйтелде.
Искәртәбез, узган атнада Россия Президенты эшләми
торган көннәрне апрель ахырына кадәр озайтты. Үз чиратында Татарстанда да
үзизоляция режимын санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр
озайттылар.