(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда быел 62,6 чакрым озынлыктагы 46 юлны капиталь ремонтларга һәм Зур Казан боҗрасының беренче чиратын төзүне тәмамларга кирәк булачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада уза торган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Зур Казан боҗрасының «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла торган беренче чиратын төзү Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокны үз эченә ала. Эшнең беренче этабы тәмамланганнан соң икенче участокны – Борисково урамыннан Техника урамына кадәр, шул исәптән Мидхәт Булатов урамыннан Авангард урамына кадәр, гамәлдәге трамвай линиясенә чыгу белән, трамвай юлларын төзү планлаштырыла, дип искәртте Мэр.
«Бу юл Идел белән Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын шәһәрнең торак өлеше белән ике чакрымга якын озынлыктагы кыска юл белән тоташтырачак», - дип ассызыклады И.Метшин.
Шулай ук агымдагы елга планнарда - тиз йөрешле пассажир транспортын үстерү өстендә эш, дип өстәде И.Метшин. «Без метробуслардан файдалана торган шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Бу - бүлеп бирелгән полоса буенча хәрәкәт, тизлек, уңайлылык һәм иминлек», - диде ул. Бүген мондый линияләрнең дүрт маршруты карала, дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казанда аз мобильле транспорт – велосипед һәм самокатлар өчен инфраструктура үсешен дә дәвам итү планлаштырыла. «Бу юлларны бушатырга, һаваның пычрану дәрәҗәсен киметергә, яңа туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 146 шәһәр һәм бистә урамы, 42 тротуар, 34 гомуми белем бирү учреждениеләре территориясе, 3 бакчачылык ширкәтләренә керү юлы һәм 296 ишегалды территориясе ремонтланды. Ремонт эшләренең мәйданы 1,8 млн квадрат метр тәшкил итте.