(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алинә
Бережная). Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда медаль
зачетында VII Илкүләм «Яшь профессионаллар» чемпионатында беренче урынны алды.
Илкүләм чемпионат җиңүчеләре 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында һәм
2022 елда Санкт-Петербургта узачак EuroSkills чемпионатында катнашу өчен
WorldSkills җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк. Ә
августта Казанда узачак дөнья чемпионатында өч казанлы катнашачак: «Флористика»
компетенциясе буенча Халыкара сервис көллиятеннән Анастасия Вашурина, Казан
сәүдә-икътисад техникумыннан Айсылу Нуретдинова һәм Тимур Каюмов, дип хәбәр
итте ярыш нәтиҗәләре турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Икътисадый үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов.
VII Илкүләм «Яшь профессионаллар» чемпионаты финалында
Татарстан җыелма командасы 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медаль яулаган.
Казан Башкарма комитетына беркетелгән 5 компетенция буенча («Флористика»,
«Пешекче эше», «Кондитер эше», «Ресторан сервисы» һәм «Чәчтараш сәнгате») уңай
нәтиҗәләргә узган «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатында гомумреспублика
команда копилкасына өлеш керттеләр. А.Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 14
конкурсантның 8-е призлы урын алган, бер конкурсант һөнәри осталык өчен
медальонга ия булган. Әйтик, «Флористика» компетенциясендә Камил Баһаветдинов
җиңгән, ә юниорлар арасында - Карина Кыямова, «Чәчтараш сәнгате»
компетенциясендә Анна Андриянова алтынга ия булган, «Пешекче эше»ндә бронза
призеры - Роман Минин. «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча конкурсантлар
пьедесталга тулысынча күтәрелде: Айда Закеян 2 урын алды, Вадим Галиев - 3
урын, Илария Баһаветдинова һәм Рамилә Шакирова яшүсмерләр арасында 2 урынга
лаек булдылар.
Төп чемпионат белән беррәттән компетенцияләрнең
махсуслаштырылган үзәкләрендә 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр өчен WorldSkills
стандартлары буенча һөнәри осталык ярышлары узды. «Ресторан сервисы»
компетенциясендә Казан сәүдә-икътисад техникумы укытучысы Татьяна Овчинникова 1
урынны алды.
Казанда 21-23 май көннәрендә узган «Яшь
профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатын 17 меңгә якын
кеше тамаша кылган. Ярышларда илнең 85 субъектыннан 1700-гә якын конкурсант,
шулай ук дөньяның 23 иленнән 170 чит ил конкурсанты катнашкан. Ярышларны
үткәрүнең төп мәйданчыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, шулай ук 5
күчмә мәйданчык булды. Конкурсантлар алты һөнәр блогы компетенциясендә үз
осталыкларын күрсәтте: төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация
технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре,
хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика.
«Тулаем алганда, экспертлар узган ярышларның һәм
оештыру чараларының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ярышлар һөнәри осталык
буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионаты алдыннан бик яхшы әзерлек
мәйданчыгы булды», - дип нәтиҗә ясады А.Вәлиәхмәтов.
Казан Мэры Илсур Метшин ярышларда җиңүчеләрне һәм
аларның остазларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлады. «Бу профессионал әзерләү
буенча гына түгел, ә виртуоз әзерләү юнәлешендәге зур хезмәт. Җыелма составка
кергән яшь белгечләр илебезне дөнья чемпионатында тәкъдим итәчәк, без аны эшче
һөнәрләрне үстерү һәм популярлаштыру буенча драйвер буларак бәялибез», - дип
шәрехләде И.Метшин.