(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Бүген, Казанга эш сәфәре кысаларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның 45-нче дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыруга бәйле оештыру комитеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.
«Дөнья чемпионатына ике ай калды, һәм бүген нәтиҗәләр ясарга, әзерлек чорында безнең өчен мөһим һәм актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, кайбер проблемаларга игътибар итәргә кирәк. Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте белән тыгыз эшләвебез сәбәпле, бездә барысы да план режимында бара. Бүген без барлык оештыру мәсьәләләренә нокта куярбыз, дип ышанам», – диде Татьяна Голикова, утырышны ачып.
Ул хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте карары нигезендә WorldSkills Авылы торак комплексы объектларын әзерләүгә бюджет ассигнованиеләре резерв фондыннан 631 млн сум күләмендә акча бүлеп бирү каралган, комплекста 5,5 меңләп чемпионатта катнашучы яшәячәк.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казанда «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты финалы уза, аның барышында барлык хезмәтләр, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең ярышлар үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсе тикшерелә.
Татарстан башкаласына WSI президенты Саймон Бартли җитәкчелегендә WorldSkills International Директорлар советы һәм секретариаты әгъзалары килде. Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, гыйнвар аенда оештыру комитеты әгъзалары «Казан Экспо» төп ярышлар мәйданчыгын карадылар, объектта логистика белән таныштылар һәм тест чаралары турында мәгълүмат алдылар. Бүгенге көндә күргәзмә комплексы территориясендә 9 зур чара узды. «Объектны карау барышында әйтелгән кисәтүләр һәм тәкъдимнәр безнең тарафтан исәпкә алынды: конгресс-холлны җиһазлау һәм вакытлы инфраструктура төзү. Объект, вакытлыча корылмаларны да кертеп, ярышларда катнашучыларны кабул итәргә тулысынча әзер. Чемпионат тәмамланырга, сентябрьгә кадәр күп вакыт калмады. Безгә инде хәзер үк «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мирасы турында уйларга кирәк», – диде ул.
ТР Президенты WorldSkills Авылын кунаклар кабул итүгә әзерләү өчен Федераль резерв фондыннан өстәмә ассигнованиеләр бүлеп бирү турында кабул ителгән карар өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм шәхсән Татьяна Голиковага рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасы, Авылда урнашачак клиент төркемнәренең уңайлы һәм имин яшәвен тәэмин итү өчен, бөтен көчен куячак, дип ышандырды.
Шулай ук чемпионатка әзерлек барышында Казанның шәһәр һәм транспорт инфраструктурасы да яңартылачак. 360 км гомуми озынлыктагы юллар норматив халәткә китерелә, су җибәрү, яктырту, машина кую урыннарын оештыру, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре хәл ителә.
«Номерлы кунакханә фондын броньлауда билгеле бер кыенлыклар булды. Бүгенге көндә бу проблемалар хәл ителде, урнашу урыннарына дефицит юк. Шулай ук без авиаташучылар белән дә актив хезмәттәшлек итәбез. Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар килү һәм китү сәбәпле, кирәкле даталарда авиарейсларны арттыру планлаштырыла. Авиабилетларны броньлауда һәм маршрутлар сайлауда ярдәм күрсәтелә. Тулаем алганда, без барлык эшкә керешкән яклар белән уңышлы һәм нәтиҗәле элемтәдә торабыз, эш план режимында алып барыла», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук утырышта катнашучыларга чарага әзерлек барышында хөкүмәт гарантияләрен, аерым алганда, чемпионатны имин уздыру һәм махсус таможня процедурасын тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителүен хәбәр итте. Ярышларның иминлеген тәэмин итүнең концепциясе һәм комплекслы планы расланды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача гына дөнья тәҗрибәләрен анализлау һәм Казанда зур чаралар уздыру тәҗрибәсе булу нигезендә оештырылган чемпионат белән идарә итү системасына тукталды. Төп документ - чемпионатның операцион чорында идарә системасы буенча җитәкчелек, ул «Яшь профессионаллар» берлеге һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан килештерелгән. Чемпионатны әзерләү һәм үткәрү белән идарә итүне РФ оештыру комитеты, Республика оештыру комитеты, Ведомствоара оператив штаб, Татарстан Республикасы Оператив штабы һәм эшче төркемнәр башкара.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, чемпионатның операцион чорында тәүлек буе эшли торган төп операция үзәге төзелә һәм ярышлар барышында килешенгән карарларны эшләп чыгаруны һәм тормышка ашыруны тәэмин итә. Шулай ук объектлар белән идарә итү үзәкләре, объектларда куркынычсызлык бердәм пунктлары һәм башкалар формалаштырыла.
«Төрле очракларга оператив рәвештә җавап бирү өчен мөнәсәбәтнең ведомствоара планнары эшләнде һәм килештерелде. Аларда штаттан тыш потенциаль кризис хәлләре туганда ведомствоара хезмәттәшлек таләп ителә торган гамәлләр алгоритмы билгеләнгән», – дип аңлатты ТР Президенты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов шулай ук илкүләм чемпионат финалы кысаларында тест чарасы буларак WorldSkills International ягыннан идарә итү системасына бәя бирелүен әйтте. Чемпионат белән идарә итү системасы кысаларында ярышлар өлешен уздыру өстәмә рәвештә каралачак һәм кирәк булганда, алынган тәҗрибә нигезендә төзәтмәләр кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.