(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май, Ксения
Швецова). Бүгенге көннән башлап Казанда Казан җылылык челтәрләренә
(«Татэнерго») опрессовка ясый башлыйлар - кайнар су бирү хезмәте вакытлыча
туктатылачак. Эшләр барышында коммуналь
хезмәткәрләргә 46 км җылылык челтәрен яңадан салырга, шәһәрнең барлык
котельняларын тикшерергә, шул исәптән 11-ен реконструкцияләргә туры киләчәк.
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе
Дмитрий Анисимов яңа җылылык сезонына әзерлек турында хәбәр итте.
Быел, ачыкланган җитешсезлекләрне оператив бетерү
максатларында, опрессовка эшләре 4 этапка һәм зонага
бүленгән,
дип сөйләде Д.Анисимов. Шулай итеп, 13-нче майдан 15-нче майга кадәр ТЭЦ-2 һәм
Савиново район котельнясыннан аргы зонаның җылылык үткәргечләре сыналачак.
3-нче июньнән 5-нче июньгә кадәр – Авиатөзелеш районы өлеше һәм Жилплощадка
районында ТЭЦ-3-тән. 24-26 июньдә һәм 8-10 июльдә – шәһәрнең үзәк һәм көньяк
өлеше кайнар сусыз калачак, аларга ТЭЦ-1 һәм «Азино» район котельнясы хезмәт
күрсәтә.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте» традицион рәвештә
җәй дәвамында үзенең җылылык челтәрләрен опрессовкалау һәм ремонтлау эшләрен
үткәрә. Кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору графиклары KZN.RU порталында һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты сайтында урнаштырылды», - дип билгеләп үтте спикер.
2019-2020 елларда көзге-кышкы чорда шәһәрне җылылык
бирү сезонына әзерләү буенча шәһәр һәм район штаблары эшли башлады. Коммуналь хезмәткәрләргә
барлыгы 5735 күп фатирлы йортны, шул исәптән үзәк җылыту системалары белән
җиһазландырылган 5338 йортны әзерләргә кирәк булачак. Шуларның 87 йортында үзәк
җылыту системасына капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук 813 социаль өлкә объекты,
шул исәптән 359 балалар бакчасы, 199 мәктәп, 119 сәламәтлек саклау объекты
тикшереләчәк. Әзерлек барышында 46 км җылылык челтәре һәм кайнар су белән
тәэмин итү челтәрләрен күчерү, 3 ТЭЦ һәм 3 район котельняларын әзерләү
планлаштырыла: «Азино», «Горки», «Савиново», 46 ведомство котельнялары, шулай
ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 130 котельнясы, шул исәптән 11-е
реконструкцияләнәчәк, дип сөйләде Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.
«Җылылык белән тәэмин итү объектларының, биналарны
үзәк җылыту системаларының техник әзерлеге 1-нче сентябрьгә тәэмин ителергә
тиеш», - дип өстәде ул.
Казанда киләсе җылыту сезонына әзерлек һәрвакытта
алдан башлана, дип билгеләде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул барлык
җаваплы затларга да эшкә керешергә һәм аны вакытында тәмамларга кушты. «Бу бик
зур, җаваплы, күп көч куюны таләп итә торган эш. Бигрәк тә шәһәр
коммуникацияләренең тузуын исәпкә алырга кирәк. Әмма барысы да вакытында,
тиешле сыйфат белән эшләнер һәм 1-нче сентябрьгә шәһәр тулысынча җылылык
сезонына әзер булыр дип өметләнәбез», - дип йомгаклады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, 7-нче майда Казанда 1-нче
октябрьдә башланган җылылык сезоны тәмамланды. Аның озынлыгы 218 көн тәшкил
итте – бу узган ел белән чагыштырганда 8 көнгә кимрәк.