(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы май). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Җиңү
көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән
котлыйм!
9 Май – илебез тарихындагы изге дата, ул һәрвакыт
безгә җирдәге тынычлык нинди кыйммәт белән яулап алынганын хәтерләтәчәк. Бу көн
халкыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы һәм ныклыгы символына әверелде, ул туган
җирне канкойгыч сугышларда саклап калды.
Без сугыш дәһшәтләрен һәм югалтуларны күп кичергән
өлкән буын алдында бурычлыбыз. Сугыш кырларында һәлак булган геройларга
мәңгелек дан! Тылда эшләгән, шушы якты көнне якынайткан, сугыштан соңгы авыр
елларны кичергән, илне харәбәләрдән һәм көлләрдән күтәргән кешеләр алдында баш
иябез! Әтиләребезнең һәм бабаларыбызның батырлыгы ярдәмендә без ирекле һәм
көчле илдә яшибез, балалар үстерә һәм матур тормыш итә алабыз.
Кадерле ветераннарыбызга – корычтай сәламәтлек,
игелек, бәхетле һәм озын гомер, ә Казан халкына тыныч күк йөзе телим!
Бөек Җиңү көне белән! Бәйрәм белән, яраткан шәһәрем!»
- диелә котлауда.