(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май, Ксения Швецова). Ел саен күбрәк катнашучыларны җәлеп иткән Казан марафоны Татарстан башкаласына илнең туристлык, спорт үзәге булырга һәм Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге иң зур йөгерешләр дәрәҗәсенә үсәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур Метшин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрдә төрле, шул исәптән эре спорт чараларын уздыру өчен бөтен кирәкле инфраструктура булдырылган.
Узган ялларда Казанда мәдәни һәм спорт чаралары күп үткәрелде, дип искәртте Мэр. Мисал өчен, Бауман урамында беренче тапкыр Пасха ярминкәсе узды, Иске Татар бистәсендә яңа туристлык сезоны ачылды, ә шәһәр паркларында һәм скверларында оркестрлар чыгыш ясады, шигырьләр сөйләделәр, ачык һавада кино күрсәтү оештырылды. Меңләгән профессиональ спортчыларны һәм һәвәскәрләрне берләштергән Казан марафоны бу көннәрдә үткән иң зур вакыйгаларның берсе булды. Марафонның беренче көнендә генә дә 3 чакрымга иң массакүләм йөгерүдә 9 меңгә якын кеше катнашты.
«Катнашучылар арасында кунакларның күп булуы сөендерә, төрле яшь категорияләрендә йөгерүчеләрнең географиясе үсә», - дип билгеләде И.Метшин һәм быелгы дистанция шәһәрнең истәлекле урыннарын колачлаган яңа маршрут буенча үткәрелүен искәртте. Маршрутның бер өлеше Иске Татар бистәсе аша үтте.
Мэр Башкарма комитетның спорт командасы булып калуын дәвам итүен билгеләп үтте. Башкарма комитет хезмәткәрләре традицион рәвештә марафонда катнаштылар. Шулай итеп, Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин 1 сәгать 33 минутта 21 км йөгереп узды, Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин 10 км йөгереп үтте, шундый ук дистанцияне Административ-техник инспекция идарәсе башлыгының беренче урынбасары Рамил Латыйпов һәм Башкарма комитетның башка хезмәткәрләре йөгереп үтте. «Бу сәламәт яшәү рәвешенең яхшы үрнәге генә түгел, Казанны туристлык, спорт үзәге буларак таныту да. Безгә Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге иң зур марафоннарга кадәр үсәргә насыйп булсын, - диде Мэр. - Казанда бүген инфраструктура булдырылган инде, ул безгә республика, Россия дәрәҗәсендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге чараларны сыйфатлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, бу чараларның барысы да шәһәр икътисады элементына әверелә».
Исегезгә төшерәбез, быел марафонның оештыру комитеты чараны ике көнгә бүлде: 4-нче майда катнашучылар 3 км дистанцияне, ә 5-нче майда спортчылар 10, 21,1 һәм 42,2 км дистанцияне уздылар. Марафон буенча абсолют җиңүче һәм Россия чемпионы исеменә Татарстаннан Степан Киселев лаек булды, ул 42,2 км дистанцияне 2 сәгать 12,56 минут эчендә узды.