(Казан шәһәре KZN.RU,
27-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин православие динендәге кешеләрне Пасха
белән котлады.
«Православие динендәге
казанлыларны Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу якты көн, күп еллар
элек кебек үк, яз һәм өметне символлаштыра, халыкның рухи яктан баюына һәм бердәмлегенә этәргеч бирә, йөрәкләрдә иң изге
хисләр һәм уй-фикерләр уята, изге гамәлләр кылырга рухландыра. Пасха көннәре
гаиләгә мәхәббәт һәм сабырлык алып килә, туган-тумачаларны, якыннарны
кайгыртырга, таныш булмаган кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өнди.
Православие Чиркәве
Казанда җәмгыятьтәге әхлакый традицияләрне ныгытуга, мөһим социаль
проблемаларны хәл итүгә, диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне
гармонияләштерүгә, бай тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга, изге урыннарны
торгызуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эш алып бара.
Христосның Яңадан тууы
күңелләрне җылылык һәм шатлык белән тутырсын, бәхет һәм илһам бүләк итсен. Бу
бөек бәйрәмдә шәһәребездәге барлык православие динендәге кешеләргә сәламәтлек, тынычлык һәм татулык
телим!» - диелә котлауда.