(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Алена
Мирошниченко). Бүген Казанның «Зур тәнәфес-2019» гомуми белем бирү
учреждениеләре фестивале зур гала-концерт белән тәмамланды. Концертта мәктәптә
сайлап алу этапларын узган иң яхшы биючеләр, җырчылар, модельләр һәм
модельерлар, актерлар һ.б. чыгыш ясады. Фестивальдә җиңүчеләргә бүләкләрне
Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, «Зур тәнәфес» -
балалар өчен дә, балаларны әзерләүче педагоглар һәм ата-аналар өчен дә шатлыклы
вакыйга. Быел фестиваль шәһәрнең 125 мәктәбеннән 1-11 сыйныф укучыларын
берләштерде. «Һәр җитәкче, әлбәттә, үз мәктәбен, балаларын мактау пьедесталында
күрергә тели. Әмма бу конкурста җиңелүчеләр юк. Нәтиҗәсе бер – иҗат җиңүе, һәм
балаларыбызның елдан-ел безне сөендерә баруы», - дип ассызыклады шәһәр Мэры
үзенең котлавында.
Исегезгә төшерәбез, «Зур тәнәфес» сайлап алу турлары
гыйнвар-март айларында узды, соңыннан 4 юнәлеш буенча иң яхшылары билгеләнде:
музыка, бию, театр һәм үзенчәлекле. Балалар чыгышларының күбесе WorldSkills
Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты темасына багышланган иде: фестивальнең
конкурс программасы номинацияләренең һәркайсында «"Worldskills буенча
дөнья чемпионаты" темасына иң яхшы номер» дигән махсус бүләк гамәлгә
куелды.
«Күрегезче, бу сәхнәдә, Ленин исемендәге
реставрацияләнгән мәдәният йортында бүген профессиональ артистлар чыгыш ясый.
Балалар өлкәннәрдән калыша дип кайсыгыз әйтә ала? Яшь буенча булса гына. Әмма
җиңү, иҗат итү теләге белән залда утыручыларга шатлык китерүләреннән хәтта
профессиональ артистлар да көнләшерлек. Бу безнең өчен иң мөһим нәтиҗә. Үз
вакытында әлеге конкурсны башлап җибәрдек, безнең балалар үзләренең иҗади
сәләтләрен үстерсеннәр, биергә, җырларга һәм коллективта чыгыш ясарга оялмасын
иде дип тырыштык. Һәм мин, мэр буларак, шундый талантлы балалар булган шәһәрдә
эшләвемә һәм җитәкче булуыма шатланам», - диде шәһәр башлыгы төп бүләкләр
тапшырыр алдыннан.
Казан Мэры шулай ук уку йортлары директорларының
мәктәп укучыларын әзерләүдә һәм җиңүләрдә ролен билгеләп үтте. «Хөрмәтле җитәкчеләр,
мин сезнең хезмәтегезне ихтирам итәм һәм югары бәялим, әмма мөмкинлекләр,
финанслар табуыгыз өчен сезгә аеруча да рәхмәт белдерәсем килә: балалар сәхнәгә
чыгар алдыннан бию укытучыларын, сәхнәгә куючыларны, балалар өчен костюмерларны
чакырасыз. Бу бик зур хезмәт», - дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры мәктәп
директорларына.
Төп приз һәм махсус җиһазлар сатып алуга 1 миллион
сумлык сертификатны Совет районының 180-нче номерлы мәктәбе алды. Икенче урынга
Киров районының 137-нче мәктәбе лаек булды, аңа 600 мең сумлык сертификат
тапшырылды. Өченче урынны Совет районының 181-нче мәктәбе һәм Идел буе
районының 16-нчы гимназиясе бүлеште, аларның һәркайсына 300 мең сумлык
сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, концертта лауреат-мәктәпләрне
бүләкләделәр, аларга 100 мең сумлык сертификатлар бирелде. Лауреат-мәктәп
исеменә Яңа Савин районының 23-нче номерлы мәктәбе, Киров районының 182-нче
номерлы мәктәбе һәм Совет районының 149-нчы номерлы лицее лаек булды. Шулай ук
фестивальнең финалистларына – Яңа Савин районының 132-нче номерлы мәктәбе, Идел
буе районының 18-нче гимназиясе һәм Киров районының 3-нче гимназиясенә бүләкләр
тапшырылды.
Совет районының 180-нче номерлы мәктәбенең укыту
эшләре буенча директор урынбасары Лилия Хәмитова фестивальдә җиңү балалар өчен
дә, ата-аналар өчен дә, гимназия администрациясе өчен дә зур әһәмияткә ия, дип
билгеләп үтте. «Балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнә, өстәмә конкурсларда
катнашалар, үзләрен күрсәтергә, зур сәхнәгә чыгарга телиләр. Укучылар, әлбәттә,
бик дулкынланды, ләкин нигәдер җиңәрбез дигән ышанычны югалтмадык. Өстәвенә,
безнең өчен бу - WorldSkills чарасына әзерлек, чөнки август аенда безнең мәктәп
чемпионат кунаклары өчен база булачак», - дип сөйләде ул.