(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казан Сәүдә-икътисад техникумында
урнашкан WorldSkills компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәкләренең берсе эше
белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Биредә WorldSkills эшче һөнәрләр
чемпионатына "Ресторан сервисы", "Чәчтараш сәнгате" һәм
"Фотография" юнәлешләре буенча белгечләр әзерлиләр.
Илсур Метшин
"Студентлар рестораны" тренировка полигонын, пешекче технологик
лабораториясен, шулай ук уку барларын һәм ресторанны карап чыкты. Шуны да
искәртергә кирәк, Казан студентларына җентекләп әзерләнергә һәм WorldSkills
ярышларында уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итәргә әзер булу турында Казан Мэры узган
эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә белдерде. "Без, һичшиксез, махсус компетенцияләр
үзәкләрендә булачакбыз, кураторлар, тренерлар, укучылар белән аралашачакбыз.
Алар белән буш вакытларында үз осталыклары дәрәҗәсен күтәрә алсын өчен тагын
нәрсә эшләргә мөмкинлеге хакында фикер алышачакбыз. Без аларга, һичшиксез,
ярдәм итәчәкбез", – дип билгеләде ул вакытта И.Метшин.
Илкүләм җыелма
команда әгъзалары, WorldSkills чемпионатында узган елларда җиңүче студентлар
белән сөйләшкәндә шәһәр башлыгы дөнья беренчелегендә катнашучыларга ярышларда
уңышлы чыгыш ясау өчен нәрсә җитмәве белән кызыксынды. "Пешекче эше"
компетенциясендә узган елда үткән "Яшь профессионаллар" WorldSkills
милли чемпионатының көмеш призеры Анна Злыгостева аның команда буенча
партнерлары тренировкалар урыннары һәм материаллар белән тулысынча тәэмин ителгәнен
билгеләп үтте. Узган елгы ярышларда ресторан сервисы өлкәсендә җиңүче Айсылу
Нуретдинова, үз чиратында, иң катлаулысы – стресслы вәзгыятьләр һәм психологик
йөкләнеш булуына зарланды. Студент, булачак бармен Тимур Каюмов фикеренчә,
инглиз телен тиешенчә белмәү тагын бер каршылыкка әверелергә мөмкин.
"Балаларга
психологик тренинг узарга, стресс ситуацияләрен тикшерергә, үзеңне ничек
тотарга кирәклеген аңлатырга кирәк. Кешеләр моңа пешекче эшенә өйрәнгән кебек
үк өйрәнә. Һәрберсенең үз йомшак яклары өйстендә шәхси эшләве кирәк", -
дип ассызыклады И.Метшин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт,
икътисадый үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакировка
балаларга иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә, шул исәптән психологик тренинглар узарга,
шулай ук инглиз телен белүләрен арттырырга ярдәм итү өчен шартлар тудырырга
кушты. Илсур Метшин фикеренчә, әзерлекнең иң мөһим пункты булып студентларның
дөньяның иң яхшы йортларында стажировкасы торырга тиеш.
"Һичшиксез,
һәр дөнья чемпионаты шәһәрне һәм төбәкне инфраструктура, мирас буенча башка
дәрәҗәгә "тартып чыгара". Әмма шунысы мөһим: әлеге чемпионат
аркасында эшче һөнәрләрнең абруе арта бара. Бездә барысы да банкир яки эре
җитәкче булырга тели. Үз юлын узу, тәҗрибә туплау, үз һөнәрендә иң яхшысы булу,
эштән ләззәт алу һәм, әлбәттә, акчалата бүләк алу – икенче эш. Без сезгә
уңышлар телибез һәм ярдәм итәчәкбез", - дип ышандырды яшь белгечләрне
шәһәр башлыгы.
Техникум
студентларын әзерләү дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, Казанның азык-төлек һәм
туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте:
"Алар – безнең иң яхшы кадрлар резервы". Мәсәлән, Көньяк Сахалинда
узган Россия ярышларында Казан сәүдә-икътисад техн кумы яшь профессионаллары 3
медаль яулады: "Ресторан сервисы" компетенциясендә ике алтын
(шуларның берсе - юниор разрядында) һәм "Пешекче эшендә" - көмеш.
Сәүдә-икътисад
техникумында җәмәгать туклануы, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә белгечләр
әзерлиләр. Биредә 1200 студент белем ала. Уку йорты директоры Разия Савченко
аңлатканча, башта техникум кондитер һәм пешекчеләр эше компетенцияләрендә
WorldSkills ярышларында катнашу өчен әзерләгән, әмма соңыннан уку йортында
формалаша торган күнекмәләр спектры киңәйде. Моннан тыш, 2016 елдан техникум
базасында "Ресторан сервисы", "Чәчтараш сәнгате" һәм
"Кунакханәләрдә идарә итү" компетенцияләре буенча РФ милли җыелма
командалары шөгыльләнә. Республика җыелма командасы составында милли этабында КСИТның 14 студенты катнашыр
дип көтелә, дөнья чемпионатына Россия җыелма командасы составына техникумнан 4
кеше керәчәк.
Исегезгә
төшерәбез, һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты Казанда
22-27 августта узачак. Турнирның 56 компетенциясендә дөньяның 60 иленнән яшь
белгечләр катнашачак. Казан Башкарма комитетына эшче һөнәрләр чемпионатында биш
компетенция беркетелгән: флористика, кондитер һәм пешекчелек эше, ресторан
сервисы һәм чәчтараш сәнгате. 20 майдан 24 майга кадәр ТР башкаласы VII
WorldSkills милли чемпионаты финалын кабул итәчәк.
Шәһәр башлыгын
шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов,
Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов озата йөрде.