(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Ямашев проспекты буенча 9-нчы номерлы Казан балалар стоматология поликлиникасында
булды. Элек бинада капиталь ремонт үткәрелгән иде.
Рөстәм Миңнеханов
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм
"9-нчы номерлы балалар стоматология сырхауханәсе" АҖ җитәкчелеге
вәкилләре белән бергә дәвалау учреждениесенең эше белән танышты.
Шулай итеп,
сырхауханәнең беренче катында Рөстәм Миңнеханов стерильләштерү-юу бүлеген,
рентгенология кабинетын, шулай ук терапия һәм хирургия кабинетларын карап
чыкты.
Бинада шулай ук
цоколь каты, анда теш-техник лаборатория һәм конференц-зал урнашкан. Соңгысында
кунакларга сырхауханәнең эшчәнлеге, шулай ук студентлар, аспирантлар,
белгеч-стоматологлар, шул исәптән онлайн – трансляция режимында дистанцион
укыту турында видеоролик күрсәттеләр.
Казанның Ямашев
проспектындагы балалар сырхаухаәсенең гомуми мәйданы 1400 кв. м. тәшкил итә.
Бинаны капиталь ремонтлауга һәм заманча җиһазлар сатып алуга инвесторлар
хисабына якынча 100 млн. сум җәлеп ителгән. Генераль подрядчы - "СК
Ремонтстройсервис" ҖЧҖ.
Бинада түбәндәге
эшләр башкарылды: беренче һәм цоколь катларына капиталь ремонт ясау, электр
үткәргечләрне, азотлы челтәрләрне, видеокүзәтү системаларын алмаштыру, бинаның
фасадын тышлау, коммуникацияләрне торгызу һәм алмаштыру, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.