(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Соңгы ел инфраструктураны камилләштерү
Казанның үзәгенә генә кагылмавын күрсәтте - шәһәрнең барлык ерак районнарында һәм
бистәләрендә даими эш алып барыла. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур
Метшин "Эфир" телеканалында "Тема" тапшыруы барышында хәбәр
итте.
Казанның һәр
районында бу елда мөһим үзгәрешләр булды - юлларны төзекләндерүдән алып социаль
учреждениеләрне реконструкцияләүгә һәм паркларны һәм скверларны яңартуга кадәр.
"Шәһәр полицентрик рәвештә үсә. Ягъни барысы да үзәк өчен генә эшләнми,
йокы районнарында, шәһәр яны һәм бистәләрдә зур эш алып барыла. Бу бик мөһим –
без башкалада яшәүчеләр, нинди районда яшәүләренә карамастан, башкала шартларын
тойсын өчен уңайлыклар тудырабыз", - диде И.Метшин һәм шәһәрнең барлык
районнарына да кагылучы конкрет үзгәрешләр мисалларын китерде. Идел буе
районында яшәүчеләр өчен яңа "Дубравная" метро станциясен ачу истәлекле
вакыйга булды. Моннан тыш, Горки-Әмәт урманын реконструкцияләү эшләре дәвам
итте, бу Идел буе районында яшәүчеләр өчен генә түгел, барлык казанлылар өчен
дә аерым әһәмияткә ия. Бертуган Батталовлар урамында төзекләндерелгән дүрт
полосалы хәрәкәт ачылу район өчен иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе булды.
Азинода Фучик
урамыннан башлана һәм Җиңү Проспектында тәмамлана торган җәяүлеләр променадын
төзү тәмамланды, дип искәртте И.Метшин. Вахитов районында Магистраль урамы
реконструкцияләнде, ул 20 ел капиталь төзекләндерелмәгән.
Казанлылар өчен
яңартылган "Комсомолец" скверын ачу һәм киләсе елда эшләр дәвам
итәчәк Кабан күле яр буен реконструкцияләүнең беренче чиратын тәмамлау,
Әпсәләмов урамындагы скверны реконструкцияләүнең беренче этабын тәмамлау зур
вакыйгалар булды.
Моннан тыш, Мэр
"ТАИФ" компаниясе көче белән "Казан" милли-мәдәни үзәге яр
буе реконструкцияләнгән һәм шәһәрдә 1200 урынга исәпләнгән иң зур парковка
төзелгән, дип искәртте. Киләсе елда бу территориядә балалар өчен күңел ачу
паркы төзү планлаштырыла.
Быел Җанатарлар
фестивале уздырылган "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчык та яңача
күренә башлады.
"Авиатөзелеш
районына килгәндә, Россия Оборона министрлыгы белән ун "ТУ-160" төзү,
безнең ракета йөртүчеләрне модернизацияләү буенча контрактка кул кую иң мөһим
вакыйгаларның берсе булды. Бу - эш урыннары, салымнар гарантиясе, Авиатөзелеш
районында яшәүчеләрнең иртәгәсе көнгә ышанычы", - дип билгеләде Мэр һәм
Киров районында яшәүчеләр өчен "Салават күпере" торак комплексында
уңай үзгәрешләр иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды, дип өстәде. Торак
комплекста үсеш алган социаль инфраструктура барлыкка килде, күптән көтелгән
ике бассейнлы, спорт һәм концерт заллы мәктәп ачылды.
Юдино бистәсенең
йөз еллыгына быел 24 урам, 19 ишегалды территориясе, торак фонды ремонтланды. 9
майга тарихи мирас булып торган һәйкәлне реконструкцияләү дә төгәлләнәчәк.
Моннан тыш, бистәдә мәдәният йорты төзекләндерелде, яңа спорт корылмалары
төзелде.
Мэр шулай ук һәр
районда мәдәният, спорт тормышы дәрәҗәсе күтәрелә, дип өстәде. "Әлбәттә,
опера театры, филармония һәм консерватория бездә бердәнбер нөсхәдә. Әмма
калганы яшәү урыны буенча булырга тиеш һәм без Президентыбыз ярдәме һәм
Татарстанда гына эшли торган уникаль республика программалары ярдәмендә бүгенге
көндә шундый шартлар тудырабыз", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.