(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Быел Казанда 13 мең эре агач
утыртканнар, парклар һәм скверларның гомуми мәйданы 375 гектар тәшкил итә.
Татарстан башкаласы бүгенге көндә һәр кешегә яшел үсентеләр саны буенча
гомумроссия нормативыннан 2 тапкыр арттырган. Бу хакта бүген "Эфир"
телеканалындагы "Тема" тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин
сөйләде.
Яңа яшел
үсентеләр утырту мәсьәләсе шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз тарафыннан күтәрелде,
ул бу темага күпме игътибар бирелүе белән кызыксынды. Җавап биреп, Илсур Метшин
2012 елда ук Татарстан башкаласында яшелләндерү мәсьәләсе бик кискен торуын
искәртте. "300 мең автомобильгә 220 мең эре агач туры килә иде. Без бу
мәсьәлә буенча битараф булмаган шәһәр халкы, бизнес вәкилләре белән фикер
алыштык. Берничә ел эчендә бу проблеманы хәл итә алдык", - диде Мэр һәм
2012 елдан башлап Казанда 195 мең эре агач утыртылганлыгын билгеләп үтте.
Моннан тыш,
Татарстан башкаласында 20 яңа парк һәм сквер барлыкка килде. Татарстан
Президенты кураторлык итә торган "Парклар һәм скверлар" республика
программасы ярдәмендә Казанда яшел зоналар мәйданы 131 гектарга арткан һәм
бүген 375 гектар тәшкил итә. "Безнең шәһәр - яшел. Россия нормативы бер
кешегә 25 квадрат метр яшел үсентеләр тәшкил итә, ә бездә норматив буенча 49
квадрат метр күбрәк инде. Һәм бу эшне туктатмыйбыз, ул һәрвакыт
өстенлектә", - дип йомгаклады И.Метшин.
Ул шулай ук җәйге
чорда шәһәрдә чәчәкләрнең елдан-ел күбрәк утыртылуын да билгеләп үтте. Әйтик,
2018 елда чәчәк түтәлләрендә 7 млн. берьеллык үсемлек утыртылган. 12 мең кашпо
һәм вазон урнаштырылган.
Исегезгә
төшерәбез, быел гына да Казанда "Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру"
федераль өстенлекле проекты буенча бүлеп бирелгән акчага 8 иҗтимагый киңлекне
төзекләндерделәр. Бүгенге көндә Казанда барлыгы 134 парк һәм сквер исәпләнә.