(Казан
шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанда йөз
балл җыючылар саны өч предмет буенча Россия буенча уртача күрсәткечләрдән артып
киткән. Бу хакта “Остазларның горурлыгы - укучыларда” шәһәр форумы вакытында
Ратушада билгеле булды, чарада Казан Мэры Илсур Метшин һәм 2018 елда йөз балл
җыючы укучыларны әзерләгән педагоглар катнашты.
Бу елда
Казан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары БДИларда үзләрен ничек
күрсәтүләре турында бүген ратушада фикер алыштылар. Чарада 89 абсолют
отличникны әзерләгән 69 педагог катнашты. БДИ нәтиҗәләре буенча бөтенроссия
күрсәткечләрен дә узып киткән предметларга аеруча тукталып үттеләр. Әйтик, 2018
елда Россиядәге 100 балл җыючылар арасында яшь химиклар 10% тәшкил итсә, Казанда
аларның саны 22,5%ка тиң булган. Димәк, Казанда әлеге предметны максималь
дәрәҗәдә яхшы белүче укучыларны 2 тапкырга күбрәк әзерлиләр дигән сүз.
Информатика буенча
да күрсәткечләр югары: әлеге предмет буенча барлык биремнәрне дә Казан
укучылары “100 балл” белән, россиянекеләренә караганда, 4 тапкырга күбрәк эшли
икән.
Биология
укытучылары өчен дә горурланырга сәбәп бар. Шәһәр форумы модераторы билгеләп
үткәнчә, биология буенча Россиядә 100 балл җыйган һәр тугызынчы укучы – Казан
мәктәбенеке.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, мондый яхшы күрсәткечләр Татарстан башкаласындагы белем
бирүнең югары сыйфаты турында сөйли. “Без мәктәптә белем бирү сыйфатын төрле
яклап бәялибез, йөз балл җыючылар саны да исәпкә алына. Бу – бүгенге көндә
белем бирү сыйфаты, мәктәпләребездәге укытучылар сыйфатының индикаторы булып
тора. Без БДИ нәтиҗиләре буенча гына түгел, олимпиадаларда да җиңү яулаган
укучыларыбыз өчен сөенәбез, - диде И.Метшин. – 89 укучыбыз йөз балл җыйган, бу
исә узган елга караганда 2 тапкырга күбрәк дигән сүз. Бу балалар – безнең йолдызларыбыз,
без алар белән горурланабыз, аларны әзерләгән 69 укытучыбызга рәхмәтлебез”.