(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген
Казанда VIII Халыкара “Эко-берег” архитектура фестивалендә Идел яр буен Елга
портыннан алып Бишбалта бистәсенә кадәр үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. “Смена” заманча мәдәният
үзәгендә тәкъдим ителгән эшләр белән Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың баш
архитекторы Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм фестивальнең башка
кунаклары да танышты.
Конкурска гаризалар
17-нче августка кадәр кабул ителде. Барлыгы 69 гариза килгән, аларның 21-е
Казан архитекторларныкы булса, 36-сы – Россиянең башка шәһәрләре вәкилләреннән
һәм 12-се – халыкара (Англия, АКШ, Канада, Кытай, Австралия, Индонезия, Испания,
Италия, Греция, Болгария, Сербия һәм Төркия). Күргәзмәдә 45 эш тәкъдим ителгән.
Катнашучылар Локомотив ярымутравы территориясендәге участокны торгызу
концепциясен булдырырга, төзекләндерелгән яр буе ясарга һәм яңа зонаны гомуми шәһәр
киңлегенә тоташтырырга тиеш иделәр.
Экспозиция ачылышында
конкурс-фестиваль катнашучыларын Илсур Метшин сәламләде. Ул әлеге бәйгенең Казан
өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Без Россия Федерациясендә үзенчәлекле шәһәр
– Идел буеның энҗесе буласыбыз килә. Без Идел, Казансу, Кабан ярларында һәм
барлык географик һәм су юллары чатында урнашканбыз. Нәтиҗәләрне түземсезлек
белән көтәбез, креативлык, иҗади яңалыкка бездә һәрвакытта да урын җиртәлек”, -
дип ассызыклады Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы
фестиваль яңа архитектура карарларын кабул итәргә ярдәм итәчәк, алар исә
Татарстан башкаласының туристик потенциалын тагы да ачарга булышачаклар дигән
ышаначын белдерде.
Тантаналы чарадан
соң кунаклар һәм жюри әгъзалары конкурска куелган эшләрне карады, проектларның
көчле һәм йомшак якларын билгеләп үттеләр.
Фестиваль 7-нче
октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, шәһәрлеләр әлеге көннәрдә “Смена” заманча
мәдәният үзәге яр буен үстерү концепциясе белән таныша алачак. Фестивальне Мәскәү
архитекторлары берлеге һәм ТР Архитекторлары берлеге оештырган.