(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында биш елдан да азрак вакыт эчендә
төзелгән һәм эксплуатация барышында проблемалары килеп чыккан ике мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесен карады. Шәһәр башлыгы Киров районындагы 81-нче номерлы
балалар бакчасын һәм Авиатөзелеш районындагы 123-нче номерлы балалар бакчасын төзегән
подрядчылар белән аралашты һәм төзелеш барышында җибәрелгән хаталарны гарантия
нигезендә кыска вакыт аралыгында бетерергә кушты.
2014 елның
октябрендә төзелгән 81-нче номерлы балалар бакчасы Киров районы халкы өчен
көтеп алынган объект булып тора. Аның җитәкчесе Лилия Галиева сүзләренә
караганда, әти-әниләрне учреждениенең полилингваль булуы кызыксындыра. Хәзерге вакытта
бирегә 180 бала йөри, алар көн дәвамында берьюлы өч телдә – рус, татар һәм
инглиз телләрендә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнәләр. Педагогик планда балалар
бакчасы уңышлы гына старт алса да, бинага карата шелтәләр бар. “Вакыт үтү белән
билгеле бер мәсьәләләр барлыкка килде: керү ишеге янындагы козырек дөрес
урнаштырылмаган, верандаларда идәннәр китә, әмма иң зур проблема – идән астына
су үтә – апрель аеннан июльгә кадәр биредә су җыелып ята”, - дип билгеләп үтте Л.Галиева.
Күпчелек мәсьәләләр
агымдагы ремонт барышында эшләнеп барыла, дип җиткерде балалар бакчасы
җитәкчесе. Подрядчы оешма вәкилләре бүген зуррак эшләргә керешәбез һәм төзелеш вакытында җибәрелгән хаталарны якын
арада бетерәбез, дип җиткергәннәр.
Авиатөзелеш
районындагы катнаш төрдәге 123-нче номерлы балалар бакчасын төзегән субподрядчы
оешма вәкилләре эш вакытындагы хилафлыкларны 2,5-3 атна эчендә бетерергә сүз
биргәннәр. Балалар бакчасы 2016 елның мартында ачылган, бүгенге көндә биредә
273 бала белем ала. Биредә балаларны бер яшьтән кабул итәләр. Балалар бакчасында
шулай ук урта һәм зуррак яшьтәге төркемнәр, бер кечкенә төркем һәм бер Даун
синдромлы балалар өчен төркем (бирегә 9 бала йөри) булдырылган. Балалар бакчасы
җитәкчесе Елена Убанкина сүзләренә караганда, бинадагы җитешсезлекләр күптән
түгел генә ачыкланган. “Кайбер урыннарда түбәдән су үтә, түшәм капламы кайбер
урыннарда коела. Бүгенге көндә түшәмнәр тулысынча яңартыла, - дип сөйләде Елена
Убанкина. – Су үткәрү канализацияләренә карата сораулар бар, бина астын су
баса, вентиляция эшләп җиткерә алмый. Эшләр инде бара, барысын да төзәтергә сүз
бирделәр. Цокольны тулысынча алмаштырдылар, яңа плиткалар салдылар”.
“Әйдәгез килешик:
сезнең гаеп буенча калган барлык хилафлыкларны да ике атна эчендә бетерергә
кирәк. Без киләбез һәм тикшерәчәкбез, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин. – Һәм шунысын
да онытмагыз – барлык кисәтүләрне дә вакытында бетереп баруыгыз сорала”.
Объектларны карауда
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, подрядчы оешма вәкилләре, Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Хидиятов, Капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы
Марат Сәмигуллин, “Татинвестгражданпроект” дәүләт
унитар предприятиесе вәкилләре, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев һ.б. катнашты.