(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алсу Сафина). Казанның Академик Губкин урамында
урнашкан проблемалы “МЧС” торак комплексында чираттагы йорт кулланышка
тапшырылды – 5-нче номерлы йортта 102 фатир бар. Казан Мэры Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, әлеге йорт буенча мәсьәләне өч ел тирәсе чишкәннәр. Төзелеш
эшләре бер ел элек янә кайный башлаган һәм кыска вакыт аралыгында тәмамланган. Шәһәр
башлыгы сүзләренә караганда, һәр яңа тапшырылган йорт белән торак комплекс тагы
да төзекләндерелә һәм биредәге тормыш тулы көчкә кайный бара.
Исегезгә төшерәбез, торак
комплексның бишенче йорты төзелеше 2012 елда башланган иде. 2014 елда, төзүче
“Фон” ҖЧҖ компаниясендә проблемалар килеп чыгу аркасында, төзелеш эшләре
туктатылды. Ул вакытта йорт якынча 30%-ка әзер иде – каркас тулысынча
күтәрелгән, диварларга өлешчә кирпеч өелгән.
Йорт
төзелеше бер ел тирәсе элек яңартылды, объектка “Ак Таш” ҖЧҖ подрядчы булып
алынды. Бер елдан да әзрәк вакыт эчендә стеналарга кирпеч өелгән, барлык
коммуникацияләр үткәрелгән, эчке эшләр башкарылган, лифтлар урнаштырылган. Йорт
ишегалдында заманча балалар мәйданчыгы ясалган.
27-нче
сентябрь көнне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “МЧС” торак
комплексындагы 5-нче номерлы торак йорт буенча техник регламентлар һәм проект
документациясе таләпләренә туры килүе турындагы бәяләмә тапшырды. Бүген 6
подъездлы йортны кулланышка тапшыруга рөхсәт бирелгән. Шәһәр башлыгы әлеге
көтеп алынган объектны төзеп бетерүгә үзеннән өлеш керткән кешеләрнең барысына
да рәхмәт сүзләре җиткерде.
Йортта барлыгы
4 бер бүлмәле фатир, 48 – ике бүлмәле, 43 – өч бүлмәле һәм 7 – дүрт бүлмәле. Казан
Мэры ике фатирны карады, фатирларның әзерлек дәрәҗәләре белән канәгать булуын
җиткерде, төзелешнең югары сыйфатта булуын билгеләп үтте.