(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы август). Татарстан башкаласында, “Казан” Гаилә үзәге янында, “Мәдәниятләр
мозаикасы” IV республика этноконфессиональ фестивале үтә. Фестиваль
мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан
Мэры Илсур Метшин булды. Бүген биредә үк Россия халыкларының милли әдәбиятлары
фестиваленеэ финал этабы үтте.
Рөстәм Миңнеханов
чыгышында барлык кунакларны да Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре
Көне белән котлады. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, диде ул.
“Бүген безнең
төбәктә 130-дан артык милләт вәкиле тату һәм дус яши. Бу сүзләрне “Мәдәниятләр мозаикасы”
фестивале дә раслый”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты
сүзләренчә, һәр халыкның милли үзенчәлеген: динен, гореф-гадәтләрен, телен
саклап калу бик мөһим. “Без төрлеләр. Шуның белән безнең ил көчле дә”, - дип
белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
республиканың дини оешмалары һәм милли иҗтимагый берләшмәләре корган төрле
чатырларда булды.
Фестиваль
мәйданчыгында “Осталар шәһәре” экспозициясе оештырылган иде, анда милли
киемнәр, халык һөнәрләре әйберләре, сувенир продукция һәм милли ашлар куелган. “Мәдәниятнең
бер өлеше буларак дин” күргәзмәсе фотосурәтләрдән, рус рәсем сәнәгате
реставраторлары эшләнмәләреннән гыйбарәт, анда православие, ислам диннәре
мәдәнияте китаплары да бар.
Кунаклар шулай ук
матур язу, сәнгати тимер чүкү, алтын җепләр белән чигү, чүлмәк ясау һөнәрләре
буенча мастер-классларда да була алалар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.