(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы август, Ксения Швецова). Казанда метрополитенның беренче линясен
төзү эшләре тәмамланды – бүген башкалада соңгы, унберенче, станция – “Имәнлек”
ачылды. Беренче пассажирлар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә
Фазлыева, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин һ.б. бар иде.
Ачу тантанасында Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, унберенче станция Шәһәр һәм Республика
көннәрендә шәһәрлеләр өчен бүләк булды. Искәртергә кирәк, метрополитен төзелеше
Казанда шәһәрнең мең еллыгын бәйрәм итү алдыннан башланган иде. “Шәһәребез өчен
11-нче метро станциясе – чираттагы тарихи вакыйга. Казан – Россиянең республика
җитәкчелеге ярдәмендә метро төзелә торган бик аз шәһәрләренең берсе. Юлларның куркынычсыз,
күкнең зәңгәр, тыныч булуын телим. Бәйрәм белән сезне!”, - диде шәһәр башлыгы.
Республиканың мөһим
даталарының берсен бәйрәм итү вакытында яңа объектлар ачу – матур гадәт, диде
үз чиратында Рөстәм Миңнеханов. “Әле генә без Тукай музеенда булдык, хәзер яңа
метро станциясен ачабыз. Әлбәттә, шәһәребез уңайлы булырга тиеш, җәмәгать
киңлекләренә, ишегалларына, юлларга зур игътибар бирелә. Эшлисе эшләребез дә
күп әле, без инде метроның икенче линиясен төзи башладык, ышанам, бу бурычны да
хәл итәрбез. Һәрберебезгә уңышлар, сәламәтлек һәм башкалабызның чәчәк атуын
телим!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шәһәрлеләрне бәйрәм
белән котлагач, “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов яңа “Имәнлек”
метро станциясенең символик ачкычын “Метроэлектранс” МУП генераль директоры
Әсфән Галәвовка тапшырды.
Поездның беренче
пассажирлары булырга теләүчеләр аз булмады. Ә.Галәвов чакыргач, метрополитенга
бик күп кеше керде.
Кунаклар “Җиңү проспекты”
станциясенә кадәр бардылар, шәһәрлеләр белән аралаштылар һәм истәлеккә фотолар
ясадылар.
“11 станция ачтык
инде – күз алдыгызга китерәсезме! Бу беренче линиянең соңгы станциясе. Икенче линия
дә булачак, - диде Минтимер Шәймиев. – Татарстанлыларны бәйрәм белән котлыйм!
Без булдырабыз!”.
Искәртергә кирәк,
станциядә төп төзелеш эшләре май башында тәмамланды. Территорияне төзекләндерү
эшләре тәмамланып килә.
“Имәнлек” станциясе
алдынгы технологияләрне кулланып төзелгән.
“Җиңү проспекты”
метро станциясеннән “Имәнлек” метро станциясенә кадәрге араны төзү өчен республика
5,2 млрд сум бүлеп биргән. “Имәнлек” метрополитенның үз эченә 12 станция алачак
икенче линиясенә күчү станциясе булачак. Хәзер метродан тәүлегенә уртача 100
мең кеше куллана.