(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче май, Алсу Сафина). Торак-коммуналь хуҗалык комитетының яңа
җитәкчесе итеп Дмитрий Анисимов билгеләнде. Башкарма комитетта кадрлар
үзгәрешләре турында эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр ТКХ комитетын җитәкләгән Искәндәр Гыйниятуллин Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары буларак стратегик сорауларны хәл итәчәк.
“Бу шәһәр хуҗалыгының
мөһим, җаваплы, халык тарафыннан тәнкыйтьләнә торган өлкәсе. Әлеге мәсьәләләрне
республика җитәкчелеге, Россия министрлыгы белән хәл итәргә тырышабыз”, - дип
билгеләп үтте И. Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, ТКХ комитеты зур күләмдә
эш башкара. “Искәндәр Әнвәр улына стратегик мәсьәләләр өстендә эшләргә, ә
комитет белән оператив идарә итүне Дмитрий Анисимовка бирергә карар кылынды”, -
дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, ТКХ комитетының яңа рәисе 4 ел Бердәм хисап үзәген
җитәкләгән. “Идарә итүче компаниядә дә эш тәҗрибәсе бар, Унверсиадага әзерләнү
һәм уздыру барышында да Универсиада авылы мэры урынбасары булды. Совет
районының аппарат җитәкчесе иде, - диде шәһәр башлыгы яңа җитәкчене тәкъдим
итеп. – Ә хезмәт кенәгәсендәге беренче язмасын билгеләп үтәргә кирәк – 16 яшендә
ул Совет районында урам җыештыручы итеп эш юлын башлап җибәргән. Шуңа күрә аңа
артык әйберләрне аңлатып тору кирәк түгел”.
“Аңа теләгем –
Искәндәр Әнвәр улы башлап җибәргән юлны дәвам итәргә”, - диде Илсур Метшин һәм
Дмитрий Анисимовка яңа урында уңышлар теләде.
Тормыш юлы
Анисимов Дмитрий
Владимирович 1977 елның 18 апрелендә Казанда туа.
1999 елда Казан
финанс-икътисад институтын тәмамлый, икътисадчы.
1992-1994 еллар –
Казанның Совет районының торак эксплуатация идарәсендә урам җыештыручы;
1996-1999 еллар –
Совет районының “Жилбытсервис” АП куркынычсызлык хезмәте;
1999 ел – Совет
районының “Жилбытсервис” АП фонд бүлеге белгече;
1999-2003 еллар –
ТЭИ-47 өлкән бухгалтеры;
2002-2005 еллар –
“РСК ПАК” ҖЧҖ өлкән бухгалтеры;
2005-2009 еллар –
“РСК ПАК” ҖЧҖ директоры;
2006-2011 еллар –
директор урынбасары, “Совет районы Район торак идарәсе идарә итүче компаниясе”
ҖЧҖ;
2010-2011 еллар –
“Универсиада авылы” ТР ДАУ директоры урынбасары;
2011-2014 еллар –
“Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе” МУ аппараты
җитәкчесе;
2014 елның
мартыннан – “Казан шәһәрнең Бердәм хисап үзәге” ҖЧҖ генераль директоры;
2018 елның 14
маеннан – Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.
Өйләнгән. Ике улы
бар.