(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Антон Ноздрин). Казанның
Мактау китабына яңа исемнәр кертелгән. Тиешле карар бүген Казан ратушасында
Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәр Думасы президиумы
утырышында кабул ителде. Шул рәвешле, Казанның “Электроприбор” заводы” ачык
акционерлык җәмгыяте, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев”
ачык акционерлык җәмгыяте филиалы һәм Россия Федерациясенең халык артисты, “В.И.Качалов
исемендәге Казан академия рус Зур драма театры” драма артисты Вадим Кешнер
хезмәтләре билгеләнеп узды.
Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева “приборлар
ясау эшчәнлегенә зур өлеш кертү өчен”Казанның “Электроприбор” заводы” ачык
акционерлык җәмгыятен Мактау китабына кертү тәкъдимен чыгарды. Әлеге
предприятие быел үзенең 100 еллыгын билгеләп узачак.
Әлеге исемлектә икенче кандидат - С.П.Горбунов исемендәге Казан
авиация заводы – “Туполев” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы. “Әлеге завод
Казан үсешенә зур өлеш керткән: торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр,
шәһәр хуҗалыгы объектлары төзегән. “Крылья советов” паркын яңартуга өлеш
керткән”, - диде Л.Андреева. Әлеге предприятиене “самолет төзү эшчәнлегенә зур
өлеш кертү өчен” Мактау китабына кертү тәкъдим ителде.
Шулай ук, Россия Федерациясенең халык артисты, “В.И.Качалов
исемендәге Казан академия рус Зур драма театры” драма артисты Вадим Кешнерны “театр
сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертү өчен” Мактау китабына кертү тәкъдим ителде. “60
елга якын ул театрда эшләде һәм сәнгать һәм театр эшчәнлеге үсешенә зур өлеш
кертте. Бик актив җәмәгать эшлеклесе, Казан тамашачылары аны бик яратып кабул
итә”, - диде Людмила Андреева.
Президиум әгъзалары яңа исемнәрне Казанның Мактау китабына
кертү өчен тавыш бирде. Барлык бүләкләр Шәһәр көнендә - 30-нчы август көнне
биреләчәк.