(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Антон Ноздрин). 21-нче
июнь көнне Ратушада Казан шәһәр Думасының XVII хисап сессиясе булачак. Сессия
эше 10.00 сәгатьтә башлана. Әлеге карар бүген Казан шәһәр Думасы Президиумы
утырышында кабул ителде, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Утырышта Президиумның 13 әгъзасының 11-е катнашты, карар кабул итәр өчен кворум
бар иде.
Казан шәһәр Думасының Президиум карары нигезендә, киләсе сессиядә 15 мәсьәлә
буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре почетлы гражданины турында;
Казан шәһәрендә мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыру турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәр округын шәһәр төзү
проектлауның җирле нормативлары турында” гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
2017 елга һәм планлы чор 2018-2019 елларга бюджеты турында”гы карарына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен 2017-2019 елларда
хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Уставына үзгәрешләр кертү турында”гы карар проекты турында;
Казан шәһәр Думасының территориаль иҗтимагый үзидарә
чикләрен билгеләү турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитеты структурасы турында”гы карарын үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләренең саны һәм
хезмәт хакы түләү фондын раслау турында;
Казан шәһәр Думасының “ Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибе
турында
Татарстан РеспубликасыПрезидентының “Татарстан Республикасы
Президентының “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 2017 елга
гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түли торган түләүләр күләменең чик
(максималь) индекслары турында”гы Указына үзгәрешләр кертү турында”гы Указы
проектын раслату турында
Казан шәһәренең
җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше
регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының даими комиссияләре составларына
үзгәрешләр кертү турында
Төрлесе.
Утырышта шулай ук Казан шәһәр Думасының президиумы Казан
шәһәр Думасының “Сәяси партияләр исемлеге составында сайланган депутатларны бермандатлы
сайлау округларына беркетү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен
карады. Аерым алганда, депутат Рөстәм Нигъмәтуллиның вакытыннан алда вазифасыннан
азат ителүдән соң вакант калган депутат мандаты Елена Войткога бирелде. Ул
14-нче номерлы Чистай сайлау округына беркетелгән.