(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Михаил Ченцов). Бүген
Казанның IT-паркында икенче “Язгы МАРШ” архитектур воркшоп эшенең нәтиҗәләрен
чыгардылар. Презентация барышында Мәскәүнең Архитекторлар берлеге
вице-президенты Николай Лызлов һәм Нидерландтан ландшафт архитекторы Ева
Радионова җитәкчелегендә студентлар Татарстанның үзәк урамнарын яңарту
проектларын тәкъдим итте. Әлеге чарага Казан Мэры Илсур Метшин чакырылды.
Чарада Ирек мәйданын төзекләндерү буенча проект тәкъдим
ителде. Воркшоп катнашучылары Ирек мәйданын һәм шәһәрнең башка мәйданнарын
машиналардан азат итү өчен транспорт агымын яңадан бүлү мөмкинлеге турында
фикер әйттеләр. “Барлык күргән идеяләрне тормышка ашыру теләге барлыкка килде”,
- диде Метшин.
Студентларның идеяләре арасында – Большая Красная урамын
үзгәртеп кору. Шулай итеп яшь архитекторлар планлаштырган кече һәм зур
велосипед боҗра маршрутларын үзгәртергә тәкъдим итте, шул рәвешле Казан кремле
Горький исемендәге парк һәм Ирек мәйданы белән бәйләнәчәк.
Моннан тыш Казан Мэры Фукс бакчасын яңарту идеяләре белән дә
танышып китте. Воркшоп катнашучыларының фикере буенча Фукс скверын өрәңге
агачыннан чистартып, башка агачлар утыртырга кирәк, ул вакытта шәһәргә матур
күренеш ачылачак һәм сквер аша Кремль яр буена узып булачак.
Казан Мэры Бауман урамын төзекләндерү тәкъдимнәрен аерып
чыкты. Студентларның идеяләре буенча урамның җир асты өлешен заманча итеп оештырырга
була. “Бауман урамы буенча проектлар бик тә ошады. Җир астында “Казан”
кунакханәсе һәм башка кызыклы биналар булдыру проектларын дөрестән дә тормышка
ашырырга кирәк”, - диде Мэр. Шулай ук, яшь архитекторлар Бауман урамында климат
комфортын кире торгызу фикере турында сөйләделәр.
Йомгак итеп, Татарстан Республикасы башкаласы Мэры проектның
координаторы ТР Президентының ярдәмчесе Наталия Фишманга мөрәҗәгать итте, һәм
аңа әлеге чара өчен рәхмәт сүзләрен тапшырды.
Әлеге чарада шулай ук Казанның баш архитекторы Татьяна
Прокофьева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнарының администрация башлыгы
Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.