(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Большая Красная урамының
икенче “Весенний МАРШ” архитектура воркшопы катнашучылары тарафыннан эшләнгән төзекләндерү
проектын бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы урында
архитекторларның тәкъдимнәре белән танышты. Күчмә киңәшмә Казанның Багородицкий
монастыре диварлары астында башланып китте.
Исегезгә төшерәбез, “Весенний МАРШ” Казанда агымдагы елның 16-22
май көннәрендә үтте, биредә Татарстанның 75 архитекторы һәм шәһәр төзелеше
өлкәсендә эшләүчеләре катнашты.
Проектның остазлары – Мәскәүнең Архитекторлар берлеге
вице-президенты Николай Лызлов һәм Нидерландлардан ландшафт архитекторы Ева
Радионова – билгеләп үткәнчә, төзекләндерү концепциясе өстендә ил һәм төрле
шәһәрләрдән килгән 8-шәр кешедән торган, шул исәптән Казаннан да, ике
архитекторлар төркеме эшләде. Нәтиҗәдә, Казанның Богородицкий монастыре
каршындагы территорияне вак таш белән түшәү планлаштырыла, ә аңа керү алдыннан
ясалма күтәрелеш – “лежачий полицейский” урнаштыру тәкъдим ителә. Шуның белән
беррәттән, архитекторлар фикеренчә, биредә автомобильләр өчен юлны ябып кую
кирәк түгел, шулай да җәяүлеләргә хәрәкәт өстенлеге биреләчәк. Шулай ук
архитекторлар җәяүлеләр зонасын киңәйтергә һәм яшел үсентеләр күләмен арттырырга
тәкъдим итә.
Җәяүлеләр зонасын Ирек мәйданында да зурайтырга тәкъдим
ителә. Проект авторлары фикеренчә, мәйдан янындагы барлык биналар да (Опера
театры, Казан ратушасы, ТР Министрлар кабинеты, С.Сәйдәшев зур концертлар залы
һ.б.) скверның теләсә кайсы ноктасыннан да яхшы күренергә тиеш. Моның өчен
проект максималь рәвештә төрле агач куакларын алып атарга, ә территориядә зур
ябалдашлы эре агачлар утыртырга тәкъдим итә. Проектны әзерләүчеләр шулай ук
Ирек мәйданында фонтан ясарга һәм яшел зонаны арттырырга тәкъдим итәләр.
Илсур Метшин яңа идеяләргә зур кызыксыну белән якын килде
һәм проектны җентекләп эшләп бетерергә кушты. Билгеләп үтәбез, әлеге концепция
бүген IT-паркта тәкъдим ителәчәк.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман,
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов, архитектор Дарья Толовенкова һ.б. катнаштылар.