Рөстәм Миңнеханов «Вавиот» һәм «ВессоЛинк» компанияләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Coalco” компаниясе хуҗасы, “Вавиот”
һәм “ВессоЛинк” компанияләре төркеме хуҗадашы Василий Анисимов белән
очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да
катнашты.
Яклар Татарстан белән “Вавиот” һәм “ВессоЛинк”
компанияләре арасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә, сәламәтлек саклау,
мәгариф, транспорт предприятиеләре эшчәнлегендә идарә һәм телеметрия системасын
гамәлгә кертү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.