(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май, Антон Ноздрин). Казанда
дөнья футбол легендалары катнашында Конфедерацияләр кубогы-2017 паркы ачылды.
Тантаналы чарада Казан Мэры Илсур Метшин, футбол буенча дөнья чемпионы,
Конфедерацияләр кубогы иясе, FIFA фикере буенча 2004 һәм 2005 елларда дөньяның
иң әйбәт футболчысы, “Барселона” һәм “Милан” командаларының экс-уенчысы
Роналдиньо, Нигерия җыелма командасының экс-уенчысы, Африка милләтләре кубогы
иясе һәм Олимпия чемпионы Джей-Джей Окоча, шулай ук футбол буенча Россия җыелма
командасының элеккеге капитаны, 2018 ел дөнья чемпионаты илчесе Алексей Смертин
һәм Казанның 2018 ел дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина катнашты.
Конфедерацияләр кубогы паркын ачу тантанасы алдыннан Казан
Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә Роналдиньо һәм Джей-Джей Окоча “Казан Арена”
һәм Казан Кремле белән таныштылар.
Конфедерация кубогы паркын ачу тантанасында Роналдиньо 2018
елның футбол буенча дөнья чемпионаты талисманы белән бергә турнирны җиңүче
командага тапшырыла торган трофейны – кубокны алып чыкты.
Ачылыш тантанасында И.Метшин Казанда дөньяның күренекле
футбол уенчыларын кабул итү зур дәрәҗә икәнен билгеләде. “Казанга футболның зур
бәйрәме килә. Бер айдан соң без Конфедерацияләр кубогын кабул итәчәкбез, ә бер
елдан соң – дөнья чемпионатын”, - диде ул.
Роналдиньо Казан халкын кунакчылыгы өчен рәхмәтләде. “Шәһәр
бик матур, монда булуыма бик шатмын”, - диде ул. Джей-Джей Окоча турнир
фавориты турында фикерләре белән уртаклашты. “Кубокта катнашачак барлык
командалар да үз континетларында чемпионнар. Кубок кемгә генә эләксә дә ул аңа
лаек булачак” – диде Олимпия чемпионы.
Парк 13 һәм 14
май көнне эшләячәк. Кунакларны кызыклы конкурслар, футбол аттракционнары,
викториналар һ.б. булачак.