(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Җиңү паркындагы Дан
Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Чарада Татарстан
Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры
Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Мәңгелек утка чәчәкләр салынып, Россия Федерациясе һәм
Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Казан хәрби гарнизоны мактаулы
караул ротасы марш белән узды.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар Аналар
һәм тол хатыннар һәйкәленә таба атлады. Биредә газизләрен гомере буе көткән
аналарга мәдхия булып шигырь яңгырады. Президент, Минтимер Шәймиев белән
берлектә, монументка чәчәк голләмәсе куеп, һәйкәл каршында баш иде.
Чарада предприятие һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар
һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.
Чәчәк салу тантанасы шулай ук Казанның Арча һәм Архангельск
зиратларында да булды.