(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Казан Мэры Илсур Метшин
Татарстан башкаласы халкын Җиңү көне белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Ихлас күңелдән сезне Җиңү көне белән котлыйм!
Үз эченә зур шатлык һәм шул ук вакытта олы хәсрәтне
берләштергән әлеге зур бәйрәм илебезнең барлык гражданнарын бергә туплый. Бүген
без Бөек Ватан сугышы фронтларында үз гомерен аямыйча көрәшүчеләр, сугыш
чорының авыр сынауларын үтүчеләр һәм тылда армый хезмәт итүчеләр алдында баш
иябез.
Кадерле ветераннарыбыз һәм әлеге дәхшәтле көннәрдәге
вакыйгаларның барлык катнашучылары алдында без гомерлеккә бурычлы булып
калабыз. Сез чын гайрәтлелек, батырлык һәм киләчәккә какшамас ышаныч үрнәге
булып торасыз. Сезнең батырлыкка без һәрвакытта да сокланачакбыз һәм
горурланачакбыз. Бүгенге көнебез өчен без сезнең алда бурычлыбыз.
9 Май – гади бәйрәм датасы гына түгел. Әлеге көн илебезнең
тарихын үзгәртте һәм тугрылык, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга булган чиксез
мәхәббәт символына әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Ихлас күңелдән
барчагызга да аяз тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек һәм
бәрәкәт телим!” – диелә котлауда.