(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда “ТАИФ” ачык
акционерлык җәмгыятенең еллык гомуми җыелышы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан
Мэры Илсур Метшин катнашты.
2016 елга “ТАИФ” төркем компанияләр һәм “ТАИФ” ачык
акционерлык җәмгыятенең эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад белән җәмгыятьнең
генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул үзган елның компания
төркемнәре өчен кыен булуын һәм икътисади кризис шартларында куелган бурычларны
үтәү өчен ресурсларны мобилизацияләү кирәк булганын сөйләде.
Гомумән алганда
2016 елда “ТАИФ” төркем компанияләренең инвестиция эшчәнлеге икътисади төбәк өчен
мөһим булган проектларга юнәлгән.
А.Шиһабетдинов 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре сайланган үсеш
стратегиясенең эффективлыгын раслаганын ассызыклады. Ул акционерларга һәм
Директорлар совет әгъзаларына югары дәрәҗәдә күрсәтелгән ярдәмнәре һәм
ышанулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Җыелышта еллык
хисап, бухгалтерлык хисаплары, шул исәптән финанс нәтиҗәләр турында хисап, 2016
финанс елының нәтиҗәләре буенча керемнәр бүленеше расланды. “Таиф” ачык
акционерлык җәмгыяте Директорлар советының яңа составы сайланды.
Акционерлар
җыелышыннан соң узган яңа Директорлар советында Р.Миңнеханов тәкъдиме буенча,
Директорлар советының рәисе итеп яңадан “Таиф” ачык акционерлык җәмгыяте
генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сөлтәев сайланды. Шулай
ук, Таиф” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры А.Шиһабутдинов
вәкаләтләре расланды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында.