(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Татарстан Республикасы
территориясендә "Ефәк юл" (Silk Way) халыкара ралли этабын
әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Министрлар Кабинеты
Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм
ведомстволар вәкилләре катнашты.
"Ефәк юл" халыкара ралли" проекты җитәкчесе
Владимир Чагин хәбәр иткәнчә, 2017 елда ралли 7-нче июль көнне Мәскәүдә башлана
һәм Кытай шәһәре Сианьда тәмамлана. Алдагы еллардагы кебек үк трасса өч илдән
уза: Россия, Казахстан, Кытай.
Җыелышта катнашучыларга ралли турында видеоролик тәкъдим
ителде. Узган ел ралли 15 шәһәр аша узды, анда 40 илдән 125 машина катнашты,
уникаль трасса озынлыгы 10 мең километр тәшкил итте.
Быел ралли җиденче кат уздырыла. Ралли презентациясе
Пекинда, Парижда узды, 17-нче май көнне Мәскәүдә уза.
Татарстан территориясеннән ралли 9-нчы июль көнне уза, иртән
Чебоксар шәһәреннән чыгып, раллида катнашучылар иртәнге 8 сәгать 30 минутта
Казанга килеп җитәләр. Алар Казан урамнарыннан (Меңъеллык мəйданы, Сул як Болак
урамы, Космонавтлар урамы) узып, Шәле авылына таба юл тоталар. Шәледә якшәмбе 9-нчы
июль көнне 10:00 сәгатьтә 157 км озынлыктагы махсус участок башлана. Ул
республиканың Питрәч, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе районнары аша үтә.
Владимир Чагин сүзләренчә, махсус участок буенча, район
башлыкларын һәм башка җаваплы затларны җәлеп итеп, тикшерү өчен машиналарда
йөреп чыгу булачак. Маршрутның махсус урыннарында тамашачылар өчен зоналар
оештыралар.
Рөстәм Миңнеханов соравына Владимир Чагин хәбәр иткәнчә,
"Ефәк юлы - 2018" алдагы раллида беренче кат мотоцикллар катнаша
алачак. Ралли тагын да кызыграк була.
Раллины Татарстан Республикасы территориясендә үткәрү өчен
җаваплы итеп ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров
билгеләнде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә,
"Ефәк юл" - Татарстан өчен абруйлы чара. Аның сүзләренчә, чараны яхшы
уздыруны тәэмин итү, анда катнашучылар һәм күпсанлы тамашачылар иминлеген
тәэмин итү зарури, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.