(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алсу Сафина). Казан Башкарма комитетында шәһәр төзелеш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Казан Мэры Илсур Метшин рәислеге астында узган комиссия утырышында 13 объект, шул исәптән икесе кабат каралды. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча барлык 13 объект та ТР Президентына карауга биреләчәк.
Комиссия эшендә ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе җитәкчесе Наил Галиев, “Иске шәһәр” префектурасы” муниципаль казна учреждениесе” территориясе префекты Марат Усманов, шәһәрнең алдынгы архитекторлары катнаштылар.
Коммиссия утырышы барышында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты өчен студентлар хостелы белән спорт комплексы (Мәскәү ур., 42), “Аромат” фабрикасы җитештерү бинасына янкорма (Фәткуллин ур., 7), Нариманов ур., 15 адресы буенча урнашкан административ-сәүдә биналары каралды.
Шулай ук шәһәр үзәгенең җитештерү зонасында урнашкан һәм тарихи җирлек чикләренә туры килә торган берничә объект буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, Тинчурин ур., 31 адресы буенча урнашкан кибетле административ-көнкүреш комплексы, Яр буе ур., 31а адресы буенча урнашкан әзер агач конструкцияләрне саклау өчен җылы склад, Ш.Камал урамында урнашкан “Челтәрле компанияләр” ачык акционерлык җәмгыяте подстанцияләре.
Ведомствоара комиссиядә Горький ур., 9 адресындагы сәүдә павильоны реконструкциясе һәм Островский урамындагы җәмәгать биналары һәм җир асты паркингы булган 5-7 катлы торак комплекс төзелеше проектлары кабаттан каралды.