(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 1-нче июньнән
пенсионерлар өчен “Жизнелюб” проекты Казан проектлары һәм скверларында тормышка
ашырыла башлый. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Габбасов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “Жизнелюб”
клублары челтәренең җәйге җәдвәлендә мәдәният учреждениеләреннән кала Урицкий, “Континент”,
“Крылья Советов” парклары, Горки-Әмәт урманы, Аксенов бакчасы, Горький
исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Дәрвишләр паркы һәм башка иҗтимагый
киңлекләр кулланылачак.
Азат Абзалов “Мәрхәмәтле Казан” кысаларында декабрь аенда старт
алган проектның башлангыч этабы 800 кешене җәлеп иткәнлеген җиткерде. Бүген исә
“тормыш яратучылар” 2000 кешегә кадәр арткан. Моңа кадәр халык коллективларында
катнашкан пенсонерлар санын исәпкә алсак, муниципаль мәдәният идарәләрендә
шөгыльләнә торган “өченче буын” казанлылар өч ай эчендә ике тапкырга арткан.
“Жизнелюб” проекты инде 12 мәдәният йортында һәм ике
китапханәдә тормышка ашырыла.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, тәкъдим
ителгән 10 юнәлеш арасында Казан пенсионерлары арасында бию, вокал, бакчачылык
һәм сәламәт яшәү рәвеше аеруча да популяр булып тора. Проект катнашучылары
дәресләр спектрын дәвалау физкультурасы, Скандинавия йөреше, көнчыгыш көрәшләре
кебек юнәлешләр белән баетуны һәм танышулар клубы булдыруны сорыйлар.
Проектны тормышка ашыру өчен, мәдәният һәм китапханә
хезмәткәрләреннән кала, яшьләрне җәлеп итәргә ирешкәннәр – алар арасында КДАУ,
КДМУ һәм Казан мәдәният институты студентлары һәм аспирантлары бар.
“Жизнелюб” проекты катнашучыларының 80%-ы – хатын-кызлар. Иң
өлкән катнашучы 91 яшен тутырды. “Совет районыннан Филянина Вера Николаевна “Сәйдәш”
мәдәният үзәгенә йөри һәм театраль юнәлеш буенча шөгыльләнә”, - дип сөйләде
Азат Абзалов.
А.Абзалов Казан Мэрына проект катнашучысы Эльвира Николаевна
Крупинадан, бүләк ителгән ителгән аккордеоны өчен, рәхмәт белдерде. “Без аны
Мәдәният хезмәткәре көненә тапшырдык. Бу, проект катнашучылар сүзләренә
караганда, аларның иҗатын үстерү өчен этәргеч булган, - дип билгеләде докладчы.
– Узган атнада “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә тагы бер вокал коллективы барлыкка
килгән, аны “жизнелюб” дип атаганнар”.
“Аллаһы Тәгалә безгә барыбызга да 91 яшькә кадәр яшәргә һәм күңелебез
кушкан эшләрне башкарырга насыйп итсен”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренә
караганда, “актив озын гомерлелек – алга киткән җәмгыять күрсәткече”. Шәһәр
җитәкчесе проектка төрле яклап ярдәм күрсәтеләчәклеген билгеләп үтте. “Без әле
барлык пенсионерларга да мәгълүматны җиткермәдек. Мәгълүмати эшне дәвам итәргә
кирәк, - дип ышана Илсур Метшин. – Тиздән парклар ачылачак – пенсионерлар белән
эш өчен менә дигән урын”.
Казан Мэры пенсионерларны борчыган һәм кызыксындырган
мәсьәләләрне анализларга кирәклеген җиткерде. Илсур Метшин шулай ук проектның
катнашучылар өчен бушлай булырга тиешлеген ассызыклады.