(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин
бүгенге эшлекле дүшәмбедә тулы әзерлектә булырга, шәһәрдәге язгы ташу
ситуациясе үзгәрүен тәүлек буе күзәтергә һәм су басуга дучар булган шәһәрлеләрнең
мөрәҗәгатьләрен оператив үтәргә чакырды. “Әлегә язгы ташу тыныч үтә, әмма
һава торышы теләсә кайсы вакытта сюрпризлар
ясарга мөмкин”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов
сүзләренә караганда, зур булмаган көндезге җылы температура һәм зур булмаган
төнге салкын температуралар карның акрынлап эрүенә яхшы шарт булып тора. Бүгенге
көндә Иделнең дәрәҗәсе 50,4 метрны тәшкил итүен җиткерде ул. Бу күрсәткеч узган
елгы күрсәткечләрдән 0,7 метрга түбәнрәк һәм язгы ташу чоры өчен уртача
статистикадан 3 метрга түбәнрәк булып тора. Казансуның дәрәҗәсе – 51,7 метр. Бу шулай ук ташу
чоры өчен уртача статистикадан 1,7 метрга түбәнрәк булып тора.
“Киндери, Вертлевка һәм Сухая кече елгаларында су басу
очраклары күзәтелә, әмма хәвефләнергә сәбәп юк. Температура кисәк кенә
күтәрелгән очракта, ситуация үзгәрергә мөмкин, һәм без моңа бүген әзербез”, -
дип җиткерде Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе.
Ул 20-нче марттан шәһәрдә язгы ташуга каршы комиссия
әгъзаларының тәүлек әйләнәсе кизү эше, 5 оператив төркем кизүе оештырылганлыгын,
шәһәрнең барлык диспетчерлык хезмәтләре дә көчәйтелгән режимда эшләгәнлеген
җиткерде. 2-нче апрель мәгълүматлары буенча, шәһәрнең шәхси ишегалларын һәм урамнарын
су басу турында Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә 9 шалтырату булган. Коткаручылар
язгы ташу нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен 12 тапкыр барган.
Фердинанд Тимерханов күперләрнең тулысынча тикшерелгәнлеген
хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Салмачы торак массивындагы Нокса аша чыгу
урынына аерым игътибар юнәлтеләчәк. Шәһәрнең коммуналь хуҗалык оешмалары белән бергә
237 су суырта торган насослар, 3128 метр озынлыктагы су суырту өчен җиңсә,
3240 комлы капчык һәм 790 трап әзерләнгәнлеген җиткерде.
Халык белән актив аңлату эшләре алып барыла, барлык
мәктәпләрдә дә укучылар белән язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
турында дәресләр уздырылган. “Тулаем алганда без язгы ташу чорына әзербез”, -
дип нәтиҗә ясады Фердинанд Тимерханов.