(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Алсу Сафина). Шәһәр
территорияләрен төзекләндерү буенча Казан тәҗрибәсе белән бүген Татарстан
башкаласына сәфәре вакытында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы
вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич танышты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан
Мэры Илсур Метшин белән бергә ул Әмирхан проспектындагы өч ел элек яңартылган 2-нче
номерлы йортның ишегалдында булды.
Исегезгә төшерәбез, Әмирхан проспекты, 2, 2а, 4а и 10а һәм Ямашев
проспектындагы, 76 йортларны берләштергән ишегалдында 2 меңнән артык кеше яши. Төзекләндерү
барышында ул татар фольклоры мотивлары буенча ясалган. 2014 елда әлеге
ишегалдында ясалган комплекслы ремонт барышында асфальт катлам алмаштырылган,
спорт һәм балалар мәйданчыклары, скульптура композицияләре барлыкка килгән,
чәчәк түтәлләре һәм ял итү зоналары булдырылган.
Михаил Бабичка фоторәсемнәрдә ишегалдының төзекләндерүгә
кадәрге вакытын һәм бүген ничек үзгәрүен күрсәттеләр. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев ишегалдын төзекләндерү проектын
тормышка ашыру, йортта яшәүчеләр белән фикер алышып, башкарылганлыгын билгеләп
үтте. Әлеге территорияне яңартуга идарәче компания 11,5 млн сум бүлеп биргән. Квартал
эчендәге юлларга капиталь төзекләндерүгә чаралар республика бюджетыннан
бүленгән.
Татарстан Президенты төзекләндерү өч ел элек башкарылса да,
ишегалдының тәртиптә булуына игътибар юнәлтте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләп үткәнчә, 2011-2016 елларда Казанда 1445
ишегалды төзекләндерелгән, бу исә төзекләндерүгә мохтаҗ булган ишегалды
территорияләре санының 48%-ын тәшкил итә. Финанслау суммасы 2 млрд 665 млн
сумны тәшкил иткән. Хәзерге вакытта, Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталия
Фишман билгеләп үткәнчә, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә алымнарны
стандартлаштыру буенча эш алып барыла.
Моннан кала, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Михаил
Бабичка күпфатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен видеокүзәтү
системасы белән тәэмин итү турында сөйләделәр. Шулай ук кунаклар балалар һәм
спорт мәйданчыкларын карадылар, йортта яшәүчеләр белән фикер алыштылар.
Соңыннан Михаил Бабичка республикадагы иҗтимагый киңлекләрне
үстерү программасын тәкъдим иттеләр.
Билгеләп үтәбез, бүген Россия Федерациясе Президентының Идел
буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казандагы күпфункцияле
үзәк (Ямашев ур., 82) эше белән дә танышты.