(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март, Зилә Гайфи). Казанда Мэрия,
шәһәр профсоюзлары һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында 2017-2018 елларга
социаль-икътисади сәясәт уздыру һәм социаль партнерлыкны үстерү турында өчьяклы
килешү имзаланды. Шәһәр Ратушасында узган чарада Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан
Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Предприятиеләре һәм
сәнәгатьчеләр ассоциациясенең генераль директоры Алексей Пахомов, Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасарлары Дамир Фәттахов һәм Иван Кузнецов катнаштылар.
Илсур Метшин 2016 елда Казанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади
үсеш стратегиясе кабул ителгәнлеген искәртеп үтте, аны әзерләү барышында тотрыклы
икътисади үсеш һәм уңайлы шәһәр мохите өчен барлык аспектлар да исәпкә алынган.
Кеше капиталы стратегия аспектларының иң мөһиме булып тора. “Социаль-икътисади
сәясәт уздыру һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы килешү нигезендә халык тормышы
дәрәҗәсен үстерүгә багышланган стратегик максатка юнәлтелгән лаеклы хезмәт
концепциясе ята. Формаль булмаган мәшгульлек күрсәткечләрен киметү, яңа эш
урыннарын булдыру һәм булганнарын саклап калу, социаль яклау системасын һәм
хезмәтне саклауны камилләштерү – шулай ук безнең алда торган бурычлар. Зур эш
көтә, әмма бердәм көч белән хезмәт иткән очракта бурычлар башкарырлык. Бергәләшеп
планнарыбызны тормышка ашыра алуыбызга ышанам”, - диде Мэр.
Татьяна Водопьянова үз чиратында республикадагы социаль
партнерлыкка 25 ел булуын билгеләп үтте. Әлеге еллар эчендә хезмәтне саклау
өлкәсендә әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешелгән һәм җитештерүдәге җәрәхәтләнү
очраклары кимегән.
Алексей Пахомов эш белән тәэмин итүчеләрнең имзалауга тәкъдим
ителгән өчьяклы килешүнең әһәмиятлелеген югары бәяләүләрен билгеләп үтте.
Килешүне төзү өчен Казан профсоюз оешмаларының координацион
совет рәисе Татьяна Сушенцова һәм ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең
координацион совет вәкиле, ТР Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясенең беренче
вице-президенты Геннадий Дивавин чакырылган иде. Яклар нәтиҗәле хезмәттәшлеккә
өмет белдерделәр.