(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Казанда 2030 елга кадәр шәһәр өчен Социаль-икътисади үсеш стратегиясен әзерләү мәсьәләләре буенча Стратегик Совет утырышы булды. Утырышта катнашучылар Татарстан башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин җитәкчелегендә якынча нәтиҗәләр чыгардылар һәм киләчәктәге эшнең перспективалары буенча фикер алыштылар.
Стратегия-2030 документы проектын Леонтьевский үзәк каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәк директоры Борис Жихаревич тәкъдим итте. Ул Казан үсешенең стратегик максатын билгеләде.
Фикер алышу нәтиҗәсендә Илсур Метшин совет әгъзаларына тәкъдим ителгән вариантларны җентекләп эшләп бетерергә кушты.
Утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Стратегия-2030 әзерләү буенча җирле офис җитәкчесе Владимир Грицких, район администрацияләре башлыклары һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.