Казанда Россиядәге иң зур динозаврлар паркы ачылды
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Бүген Казанда
“Kazan-Arena” стадионы җирлегендә “Юркин Парк Трэвел” дигән күңел ачу комплексы
ачылды. Россиядәге иң зур динозаврлар паркын ачу чарасында Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман, Мәскәү укучысы Степан Савельев катнашты.
Парк ачылу тантанасы флешмоб белән башланып китте. Чарага
балалар йортларында һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырылган иде.
Алар “Юркин парк” дип язылган язу рәвешендә тезелгәннәр иде. Балаларның барысы
да парк ачылу шатлыгыннан күккә шарлар очырды.
Динопаркта 150-гә якын фигура куелган. Алар табигатьтә
очраган зурлыкта, йөздән артыгы интерактив һәм хәрәкәтләнә алалар, авазлар
чыгаралар. “Юркин Парк Трэвел” 6,5
га тирәсе мәйданны биләп тора (кышкы чорда биредә
традицион рәвештә Халык шугалагы оештырыла). Әлеге парк – Россиядәге хәрәкәт
итә торган динозаврлар паркының иң зурысы. Яңа комплекста бирегә килүчеләр өчен
бик күп төрле күңел ачу чаралары каралган. “Юркин парк” Казанда көз уртасына
кадәр эшләячәк.