(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар, Антон Ноздрин). Казанда
туристлык индустриясендә эшли торган предприятиеләрнең хезмәткәрләре арасында
һөнәри осталык буенча “Кунакчыллык йолдызлары” дигән бәйге тәмамланды. Бәйгедә
җиңүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин тәбрикләде. Бүләкләү тантанасы шәһәр
Ратушасында үтте.
“Шунысы
куанычлы, туризм, кунакчыллык шәһәр хуҗалыгында төп тармакларның берсенә әйләнә
бара, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә И.Метшин. – Ике ел эчендә сез
– туристлык индустриясе хезмәткәрләре бик зур эш башкардыгыз, профессиональ дәрәҗәдә
үстегез”. Шәһәр башлыгы туристлык өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы
үсү нәтиҗәсендә Казанның төрле рейтингларда лидерлар исемлегендә булуын
билгеләп үтте. “Бүген кунакчыллык – безнең визит карточкабыз”, - дип өстәде Илсур
Метшин.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Радмила Гайнуллина – иң яхшы официант
(“Император” рестораны), Виталий Рейно – иң яхшы бармен (Корстон, “Extra Lounge”),
Руслан Габделханов иң яхшы портье (“Ривьера”) дип табылган. “Күчмә туризм
буенча иң яхшы менеджер” номинациясендә беренче урынны Анна Жукова (“Персона
Грата”), горничнаялар номинациясендә Гүзәл Сатдинова (“Ривьера”), иң яхшы гид-экскурсовод
номинациясендә Юлию Жизневская яулаган.
Бүләкләү тантанасында шәһәрнең вице-мэры Евгения Лодвигова экспертларга
һәм бәйге партнерларына бүләкләр тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, “Кунакчыллык йолдызлары” бәйгесе узган
елның көз аенда башланды. Ул ике этапка бүленгән иде. Анда 60 кеше катнашты. Бәйгедә
6 номинация билгеләнгән иде. Киләчәктә оештыручылар аны даими рәвештә уздырырга
ниятлиләр.