(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар, Зилә Гайфи). 2015 елда
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары сизелерлек икътисади үсеш кичергән. Узган
елның 11 аенда эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан җитештерелгән гомуми
товар күләме 97,6 млрд. сумны тәшкил итә (яки гомумшәһәр күрсәткеченең 40%-ы). Чагыштыру
өчен, 2014 елда предприятиеләр 78,9 млрд. сумлык товар чыгарганнар. Бу турыда
Казан Мэры Илсур Метшинга 2015 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган эшлекле
киңәшмәдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов җиткерде.
Район башлыгы сүзләренчә, районнар икътисадында хәлиткеч
рольне химия сәнәгате уйный. “Татхимфармпрепараты”, “Казан дары заводы”, “Эгида+”
һәм “Казаньоргсинтез” тармакның эре предприятиеләре булып тора. Казанда барлык сәнәгать
җитештерүенең дүрттән бер өлеше әлеге оешмаларга туры килә. Товарлар җитештерү
күләме артуга бәйле рәвештә сәнәгать җитештерүенең еллык индексы да арткан, 11
ай нәтиҗәләре буенча ул 110,5%-ны тәшкил итә.
Салымнар җыюдан килгән керем дә арткан. 2015 елда бюджетның
барлык дәрәҗәләреннән 10 млрд. сум күләмендә акча җыеп алынган. Бу планның 103,6%-ы
дигән сүз. “2014 ел белән чагыштырганда, җирле бюджетка җыелган салымнарның
үсеш темпы, тулаем алганда, тотрыклы һәм төрле салым төрләре буенча 101 алып 121%-ка
кадәр тәшкил итә. 2015 елның 11 аенда 1,55 млрд. күләмендә салым керемнәре
җыелган”, - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.
Сәнәгать предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге Киров һәм
Мәскәү районнарында яшәүче халык кеременә уңай тәэсир итә. Шулай итеп, 2015
елда уртача хезмәт хакы 31 мең сумны тәшкил итә, бу узган ел белән
чагыштырганда 6%-ка артыграк дигән сүз. Исегезгә төшерәбез, Киров һәм Мәскәү
районнары җирлеге – шәһәрнең иң борынгы һәм иң зур өлеше. Әлеге районнарда 245
меңнән артык кеше яши.
Эшлекле киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин, аппарат җитәкчесе Игорь Сивов һәм шәһәрнең барлык район администрацияләре
башлыклары катнашты.